Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Композиторлар берлегенә 85 ел

Бүген Татарстанның Композиторлар берлегендә әлеге уңайдан тантаналы концерт уз–ачак.

Исегезгә төшереп узабыз: 1939 елның 11 февралендә ТАССР Композиторлар берлеге оештырыла. Берлекнең оештыру комитеты төркеменә композиторлар Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Фәрит Яруллин, Василий Виноградов, Юрий Виноградов һәм музыка белгече Х.Терегулова керә.

Архивта сакланган «Татарстанның совет композиторлары берлеге эшчәнлегенә кыскача күзәтү (1940–1947 еллар)» билгеләп узганча, 7 ел эчендә генә 10 опера, 4 балет, 3 музыкаль комедия, 3 симфония, 2 кыллы квартет, берничә кантата һәм сюита, 2 концерт, 150 дән артык массакүләм җыр барлыкка килгән. Отчет Нәҗип Җиһановның 1942 елда Казанда куелган «Илдар» операсы Ватан сугышы темасына беренче совет операсы булуын билгеләп үтә.

Татарстан Композиторлар берлеген  һәрвакыт дәрәҗәле композиторлар  җитәкләде. Иҗади оешма оешканнан бирле 1977 елга кадәр аның рәисе Нәҗип Җиһанов була. 1977–1989 елларда берлекне Мирсәет Яруллин җитәкли. Ә аннан соң ТР Композиторлар берлеге рәисе булып  Рәшит Кәлимуллин тора.

XX гасырның соңгы чирегендә Татарстан композиторлары Ш.Шәрифуллин, Л. Хәйретдинова, Б. Четвергов, А. Руденко, Р. Абдуллинның актив эшчәнлеге белән билгеләнә, алар урынына композиторларның яңа буыны килә Р. Ахиярова, М. Шәмсетдинова, Л. Батыр-Болгари, Ш. Тимербулатов, И. Сафин, Р. Кәлимуллин. Ел саен диярлек Татарстанның Композиторлар оешмасы төркеменә яңа композиторлар кушыла.

 

Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге үткәргән иң әһәмиятле чаралар арасында: «Европа — Азия» Халыкара заманча музыка фестивале (1993 елдан 2 елга 1 тапкыр), Идел буе һәм Урал буе композиторлары музыкасы фестивале (1982 елдан ел саен), Татарстан композиторларының яңа әсәрләреннән симфоник концертлар (елына 2 тапкыр), республика композиторларының еллык юбилей концертлары (симфоник, камера, хор).

1999 елда Татарстан Композиторлар берлеге  Халыкара заманча музыка ассоциациясе (ISCM) әгъзасы булды. 2015 елда Татарстан  Композиторлар берлеге  Азия композиторлары Лигасына (ACL) кабул ителде.

0+

Мөршидә Кыямова

Фото ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ