Логотип Магариф уку
Цитата:

«Телсез күке» фильмы Казанда күрсәтелә

Казанда «Телсез күке» фильмының премьерасы тәкъдим ителәчәк. «Телсез күке» фильмы 2024 елда Татарстан Республикасының халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең шул ук исемле пьесасы буенча төшерелгән.

Фильм Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә Милли конкурста катнашып «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус бүләк алган иде.

«Телсез күке» «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән Зөлфәт Хәким әсәре буенча эшләнгән. Сценарийның автордашы Сергей Свденбург-Свинцов. Бу сугыш вакытында мәхәббәт, хыянәт һәм 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышы вакыйгалары фонында туганлык тарихы.

Язучы З.Хәким фильмда рольләрнең берсен дә башкарды. Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанованың эшен дә зур кинода дебют дип санарга мөмкин. Гәрчә элегрәк ул кинофильмнарда бер-ике эпизодик рольдә, мәсәлән, «Без-41 нче ел балалары»нда күренгән булса да.

Шулай ук рольләрдә Г.Кариев театры артистлары - Илсаф Нәҗипов һәм Эльдар Гатауллинны да күрергә мөмкин. 27 февральдә «Телсез күке»не иҗат итүчеләр белән шәхсән аралашу мөмкинлеге дә булачак.

Казанның «Мир» кинотеатрында 27 февраль көнне фильмны  18:00 дә карарга мөмкин булачак.

Фото: Татаркино матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ