Аерылмагыз, булса да сәбәпләре
«Кайгыларга кем дә түзә, бәхеткә түзеп кара» дигән мәгълүм җырны ишеткәнегез бардыр.
«Кайгыларга кем дә түзә, бәхеткә түзеп кара» дигән мәгълүм җырны ишеткәнегез бардыр. Кешенең күңел дәрьясы чиксез шул, ниндидер калыплар аша гына аңлыйм димә. Аерылырга карар кылган ир белән хатынны гына алыйк. Зур сынауларны үткәндә сынмасалар да, юк кына сәбәпләр аркасында сукмаклар аерылып китә кайчак.
Үзебезгә читтән карасак
Нәкъ менә үзе сораган ипине алып кайтмавына ачуланудан чыккан тавыш аркасында аерылуга барып җиткән парны да беләм. Хатын үзен кимсетелгән итеп хис итә, хәләле аңа карата игътибарсыз тоела. Ире исә үзенчә хаклы: ул бит сораган әйберләрне алып кайтып тора, бер тапкыр икенче төрле ипи алганнан ни булган? Шул рәвешле ике як та: «Минем кадеремне белми бу», – дигән нәтиҗәгә килә. Мондый вакыйгалар торган саен өстәлеп барса, үпкәләр арта, һәм кайчак ир белән хатынның берсе түзми: «Аерылам», – дип карар кыла. «Мин күпме эшлим, бала карыйм, ашарга пешерәм, җыештырам, ләкин ирем мине бөтенләй санга сукмый. Кайта да телевизорга я компьютерга текәлә. Аның белән сөйләшеп тә булмый, уртак тел табарга теләми. Килешмибез без», – дип зарлана бер хатын.
Күпләргә таныш хәлдер бу. Аңламыйлар, кабул итмиләр, яратмыйлар дип йөрәк әрни.
Мондый гаиләдәге хәлне коткарып буламы? Ике яктан да ишекләр ачык торса, була, әлбәттә. Тик күңелдәге үпкә-борчулар туган хәлне тиешенчә күзалларга ирек бирми. Ир белән хатын бер-берсен гаепли, яраткан кешесе, өйләнешкәннән соң, кинәт үзгәрде кебек тоела аларга. Эш шунда ки, яраткан кешебезгә гаеп ыргытканда, үзебезгә дә читтән карарга онытабыз.
Ә бит кәеф-хисләребез үзгәрүен якын-тирәдәгеләр сизмичә калмый. Әгәр дә хатын ирен хөрмәт итми, аннан канәгать түгел икән, ире аны ничек сизмәсен? Киресенчә, ире хатынын үзе теләгәнчә үзгәртәсе килеп, аны кадерләмәсә, хатыны да моны бик яхшы тоя. Өстәвенә, гаилә кризислары дигән чорга да килеп керсәләр, гаиләгә, чын-чынлап, таркалу янарга мөмкин. Җепне кисеп атуы җиңел дә ул, кире ялгавы кыен. Шуңа күрә аерылышу дигән чикне атлаганчы, һәрнәрсәне бизмәнгә салып үлчәргә тәкъдим ителә.
Үзегезгә сорау биреп карагыз әле: «Ни өчен мин бу кешегә кияүгә чыктым/өйләндем?» Аның яхшы сыйфатларын күреп, тормыш юлыннан бергә атларга уйлагансыздыр. Күңелле чакларны искә төшерегез – алар сезгә бер таяныч булсын. Шул чагында ситуацияне дөрес күрергә рөхсәт бирмәүче дәгъва, үпкәләр дә артка чигенгәндәй тоелыр. Югыйсә озак вакыт ачуланышып йөрсәң, якын кешеңдә кимчелекләр генә күрә башлыйсың, аннан гел этлек көтәсең.
Җаваплылык арифметик гамәл түгел
Яратусыз гына да кавышмагансыздыр. Уйлап карасаң, ярату сүзе фигыль бит ул. Яратам дип, якын кешегез өчен ниләр эшләдегез, гаиләне саклауда сезнең өлешегез нинди? Монда сүз пешерелгән ашлар, үтүкләнгән күлмәкләр турында гына бармый. Сүз – мөнәсәбәтләр хакында. Ирегез я хатыныгыз сезгә таяна аламы? Яисә сездән дәгъвалар һәм таләпләр генә көтәргәме? Ачыктан-ачык, тыныч сөйләшә белү дә гаилә өчен бик мөһим. Вазифаларыгыз, теләкләрегез, өметләрегез турында фикер алышыгыз. Вакытны күбрәк бергә уздырыгыз, бергә күңел ачыгыз. Дуслашуда беренче адымнар ясау ул горурлык юк дигән сүз түгел бит. Киресенчә, гаилә өчен җаваплылык хисе өстен, димәк. 50 процент җаваплылык – миндә, 50 процент иремдә яисә хатынымда дип әйтү дөрес түгел. Ни өчен? Чөнки җаваплылыкны математик исәп белән бүлеп булмый. Ул я бар, я юк. Ә сез гаиләгез өчен, үз тормышыгыз өчен җаваплымы?
Гаиләгездәге һәр вакыйга хакында туганнарыгызга, дусларыгызга сөйләп йөрүдән дә ерак булыгыз. Ачу килгән чакта телең бик кычытса да, бергәләп иреңне
я хатыныңны сүгүдән ни файда? Әйе, хуплаучы, кызганучы барында, җәелеп, күңел бушатканда, вакытлыча җиңеллек килергә мөмкин, ләкин туганнарыгызның тормыш иптәшегезгә карата мөнәсәбәте тискәре якка үзгәрәчәк. Үз гаиләң турында читтәгеләргә сөйләү бернинди кысаларга да сыймый. Психолог я башка белгеч белән киңәшләшү – анысы башка эш, чөнки бу очракта сез проблеманы профессиональ яктан чишү ысулын эзлисез.
Без башка кешеләрне үзгәртә алмыйбыз, бу – аксиома.
Тормыштагы бөтен яңалыклар үзебездән башлана. Сәламәтлегегезне, тышкы кыяфәтегезне кайгыртыгыз, хыялларыгызга таба атлагыз. Һич тә ирегезгә/хатыныгызга үч итеп түгел, юк. Үзегезнең ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерү аша гаиләгез арасында тигезлек, аңлашу, гармония булдырырга тырышыгыз.
Түзүнең дә чиге була
Тормыш булгач, кайберәүләрне гаиләдән чын-чынлап коткарырга кирәк булган очраклар да юк түгел. Сүзем ир белән хатынның бер-берсенә кылган җәбер-
золымнары хакында. Кул күтәрү, кыйнауга түзеп яшәүдән ни мәгънә? Мине имгәтеп бетерсәң, үтереп ташласаң да, мин риза дигәнне аңлата ул. Гаилә бәхете шундый буламы? Кул белән генә түгел, рухи җәберләү дигәне дә бар. Кимсетеп, түбәнсетеп, үзеңне чүп итеп хис итәргә мәҗбүр итәләр икән, монда җылы мөнәсәбәткә өмет итеп булмый. Хәмер, наркотиклар һ.б. бәйлелек һәм чирләрдән дәваланасы килмәүче белән дә уртак киләчәк юк.
Гаиләне саклап калу – газаплану һәм түзү дигән сүз түгел, ул мөнәсәбәтләрне үзгәртеп, уртак тел табып, бергәләп бәхетле яшәүне аңлата. Бу исә – искиткеч җимеш бирә торган ике яклы зур хезмәт.
Газап чигүче – балалар
Ир-хатын аерылышырга уйлаганда, иң күп газап кичерүче, борчылучы кем, сезнеңчә? Бу, әлбәттә, балалар. Алар мөстәкыйль түгел, ата-анасына бәйле, һәм аларның психикасы әле җитлегеп бетмәгән. Шунлыктан алар турында уйлау, аларны кайгырту кирәк.
Аерылышырга карар кылсагыз, иң мөһиме – балаларны әтисе белән әнисе арасында сайларга мәҗбүр итмәгез! Ир белән хатын аерылыша, ата белән ана түгел.
Галия ГЫЙМАДИЕВА
Фото: "Мәгариф"
Комментарийлар