Логотип Магариф уку
Цитата:

һөнәр сайлау җиңел эш түгел

Моннан берничә ел элек үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсендә югары уку йортын тәмамлаучыларның 95 проценты эшкә үз белгечлеге буенча урнашмаганлыгы ачыкланды.

Моннан берничә ел элек үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсендә югары уку йортын тәмамлаучыларның 95 проценты эшкә үз белгечлеге буенча урнашмаганлыгы ачыкланды. HeadHunter* тикшерүләре буенча хәл шулай ук аяныч: дипломы «эшкә ярамаганнар» узган елгы чыгарылышның 40 процентын тәшкил итә. Моның бер сәбәбе – студентларның өчтән бере, үзе теләгән уку йортына керә алмыйча, БДИ баллары мөмкинлек биргән яисә әти-әнисе урнаштыра алган вузны сайлавы.
Бу – зур мәсьәләнең бер ягы гына. Сколково инновацияләр үзәгендә эшләүче галимнәр туплаган мәгълүматларга караганда, 2030 елга бүгенге көндә билгеле 57, шул исәптән: хисапчы, менеджер, банк хезмәткәре, аналитик, тәрҗемәче, журналист, китапханәче, машина йөртүче, юридик консультант, официант кебек һөнәрләр юкка чыгачак. Тормыш шул юлдан атлый инде. Әле кайчан гына икътисадчы һәм юрист иң кирәкле белгечләр саналса, хәзер аларга алмашка IT-технологияләр һәм ясалма интеллект килде. Нәкъ менә шулар күп кенә белгечлекләрне алыштырды. Инде белгәнегезчә, Япониянең кайбер кафеларында робот-официантлар хезмәт күрсәтә. Безнең башкалабыз мәктәпләрендә дә робот-укытучыларны тәкъдим иттеләр бит. Үзебез дә, телефоннарда мобиль кушымталар булганлыктан, банк яисә башка дәүләт оешмаларына
сирәгрәк мөрәҗәгать итә башладык.
Минемчә, белгечлек алудагы проблемалар укучыларның һөнәрләр даирәсен белмәвенә бәйле.
Дөньяда 40 меңләп һөнәр бар. Әлеге сан ел саен үзгәрә, яңа белгечлекләр барлыкка килеп тора. Ә балалардан сораштырсаң, алар үз әти-әниләре, таныш-
белешләренә бәйле 5-7 һөнәрне генә атый алалар: укытучы, табиб, полиция хезмәткәре, сатучы,
официант, менеджер һәм... шуның белән вәссәлам.
Һөнәр сайлауда ялгыш юлга алып кереп китә торган икенче проблема – «яхшы эш»кә һәм «яхшы хезмәт хакы»на омтылу. Тик һәркайсыбыз бу төшенчәләргә үзенчә карый: берәүләр өчен – хезмәт шартлары, икенчеләргә – хезмәт хакы, башкалар өчен һөнәрнең дәрәҗәсе йә үсеш перспективасы мөһим. Алай гына да түгел, яхшы хезмәт хакы да һәр кеше өчен төрле суммада күздә тотыла. Ә «яхшы укысаң, яхшы эш табарсың» дигән әйтем, кызганычка, бүгенге көндә мәгънәсен югалтып килә. Балаларыбыз –
миллениаллар буыны, уңышка омтылсалар да, бер эштә озак тоткарланмыйлар, корпоратив кыйммәтләргә караганда, үз ирекләрен күбрәк бәялиләр, артык азапланып тормыйча, тиз арада көрәп акча алмакчы булалар. Бу балалар укытучылары һәм ата-
аналары сөйләгәннәрнең үзләре социаль челтәрләрдә яки телевизорда күзәткәннәр белән туры килмәвен күрә. 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, хәзер алар арасында иң популяр һөнәр булып блогерлыкның танылуы шул хакта сөйли.
Алда сөйләнелгән ике проблемадан өченчесе килеп чыга: һөнәр турында өстән-өстән күзаллау. Безнең кайсыбыз 16-17 яшьләрдә теге яки бу белгечлекнең нечкәлекләрен белгән соң? Балалар һәм үсмерләр күргәне һөнәрнең өске ягы гына. Әйтик, блогер, социаль челтәрләрдә утырып, күп акча ала, ә үзе әллә ни майтармый да кебек. Табибка карасаң, ул – сораштырып һәм рецептлар язып, рәхәт кенә көн күрүче ак халатлы кеше. Хезмәте оста сөйләүдән торган адвокат та күп акча эшли. Психолог кәнәфидә утырып кешеләр белән әңгәмә кора һәм шулай аларның проблемаларын җиңел генә хәл итә дә «кесә тутырып» хезмәт хакы ала. Укытучы турында да болай дип әйтергә мөмкин: эшкә килә, дәрес үткәрә, дәфтәр тикшерә һәм төштән соң өенә кайтып китә. Балалар күргәне менә шулай. Ә чынлыкта һәр һөнәр шактый физик яки акыл хезмәте таләп итә, һәрберсенең үз нечкәлекләре, кәгазь боткасы, йокысыз төннәр, җаваплылык һ.б. үзенчәлекләре бар. Тик без балаларга һөнәрне эчтән белергә булышмыйбыз. Шул рәвешле тагын бер проблема баш калкыта: мәктәпләрдә практик яктан нигезләнгән дәресләр юк.
Узган гасырның 90 нчы елларында үскән буынның күбесенә УПК (уку-җитештерү комплексы) таныш, чөнки без анда һөнәр үзләштердек. Күбебезгә хәтта урта һөнәри әзерлек турында диплом да бирелде. Ә хәзер, кызганыч, мондый учреждениеләр сагынып сөйләргә генә калды.
Бүген дә, иманым камил, һәр мәктәп директоры аларны гамәлгә кертү яклы. Тик финанслау, белгечләрне – журналистларны, маникюрчыларны, дизайнерларны дәресләргә җәлеп итү, аларны тематик җиһазландырылган кабинетлар белән тәэмин итү мәсьәләсе бар. Шуңа күрә укучылар белән һөнәр сайлау юнәлешендәге эш еш кына яшүсмерләрнең һөнәри сәләтләрен ачыклау буенча тестлар уздыруга кайтып кала. Болар урынына төрле һөнәргә ия булган ата-аналар һәм белгечләрне чакырып, сыйныф сәгатьләре үткәрү, кайвакыт әти-әниләрнең эш урынына экскурсия оештыру да уңай нәтиҗә бирер иде кебек. Ачык ишекләр көнендә вузлар белән якыннанрак танышу (тик ни өчендер алар февраль аенда үткәрелә, ә укучылар сайлап алынган имтиханнар турында гаризаны инде декабрьгә кадәр язган булалар), һөнәр сайлауда балага ярдәм итүгә багышланган тематик ата-аналар җыелышлары үткәрү дә файдалы булачак.
Һөнәр сайлаганда килеп чыга
торган типик борчылулар:
«Мин фәнне начар беләм, имтихан тапшыра алмам». Һөнәр сайлаганда, мәктәп фәннәренә генә күз төбәргә кирәкми. Кайбер фәннәр бары тик имтихан бирү өчен генә кирәк, ә үзеңә ошаганны мәктәптән тыш өйрәнергә була. Шулай ук укытучыга «сылану» да дөрес түгел: «педагог ошый – аның фәненнән сынауны җиңел тапшырам» дигән ышаныч бу очракта үзен акламый. Бары тик үз мәнфәгатьләреңә һәм сәләтләреңә таянырга кирәк.
«Мин барысын да булдырам, тик бернәрсәне дә яратмыйм». Бәлки, андый фикер иясенә һөнәр сайлауга җитди караш җитмидер әле. Мондый очракта кат-кат уйлап карау дөрес булыр: чынлап та, нәрсә ошамый, киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә теләмәс идең?
«Бар эшем начар килеп чыга. Үз-үземә ышанмыйм». Мондый үсмерләргә үз-үзен дөрес бәяләү юнәлешендә эшләргә, һөнәри күнекмәләрне булдыру буенча төрле мастер-классларда катнашырга кирәк.
«Әгәр мин ялгышсам?» Һөнәр сайлауга караш – яшәү урыны кебек үк, борчый торган мәсьәлә. Хәзер нәрсә белән шөгыльләнү яки нәрсәне өйрәнү кызык, шуны сайлау яхшырак. Ә вакыт күрсәтер. Хезмәт базары үзгәреп тора, шуңа күрә профессионалның сыгылмалылыгы һәм яңалыкка ачык булуы – иң мөһим компетенцияләрдән санала.
«Әгәр укырга керә алмасам, бер елымны югалтам». Елны дөрес итеп бүлсәң, югалмый ул. Шул вакыт эчендә күзәтелгән яңалыклар, үзләштерелгән хезмәтләрнең башта сайлаган юлыгызның юнәлешен үзгәртүгә китерүе мөмкин.
«Җәмгыятьнең түбән катламына төшсәм?» Нинди дә булса һөнәрнең абруйлырак, ниндиенеңдер дәрәҗәсезрәк булуы турындагы фикер – фәкать стереотип кына. Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә бик мөһим. Үз шөгылеңне ярату – иң әһәмиятлесе.
«Бу һөнәр белән акча эшли аламмы?» Кызганычка, бүген киләчәктә нинди һөнәр өчен югары хезмәт хакы түләячәкләрен фаразлау кыен. Хезмәт базары бик тиз үзгәрә. Яңа һөнәрләр барлыкка килә. Биредә кешенең үзенә ипилек эшли алуын аңлау мөһим, ә менә «майлы ипигә уылдык ягып ашау» өчен үз өлкәңдә актив үсешкә ирешергә кирәк.
Әти-әниләргә киңәшләр

 


  1. Түбән сыйныфлардан башлап, укучыларны төрле түгәрәкләргә йөртегез. Бала һәр елны яңа түгәрәккә йөрсә дә була. Аның каравы, ул үзенә нәрсә ошый, ә нәрсәнең ошамый икәнен ачыклый ала. Бер үк вакытта кайбер сәләтләре дә үсәчәк.

  2. Яшүсмернең мавыгуларын күзәтегез.

  3. Укучыгызга җәйге практика оештырыгыз. Ошаган һөнәрендә үз-үзен башкарып карарга мөмкин. Мин нәрсә белдем? Нәрсә эшләдем? Нәрсәне җиңә алдым? Бу сорауларга җавап табуны сынап карасын. Андый чараны үткәрү кыен булса, шул өлкәдәге таныш белгечне чакырып, һөнәрнең кыен һәм мавыктыргыч яклары турында сөйләтегез. Шунда аның үзе хыялланган һөнәрдән күңеле бизәчәк, яки, киресенчә, шуңа омтылу өчен мотивация туачак.

  4. Баланың soft-skills (тәнкыйди фикерләү, командада эшли белү, коммуникация, креативлык) сәләтен үстерегез. Әлеге сыйфатлар аңа теләсә нинди һөнәрне үзләштерергә ярдәм итәчәк. (Бүгенге көндә эш бирүчеләр нәкъ менә «сыгылмалы сәләтләр»гә басым ясый да инде). Аларны тематик сыйныф сәгатьләре, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, яңалыклар турында өйдә фикер алышу, проект төркемнәрендә эшләү һәм башка чаралар аша булдырырга мөмкин.

  5. 8 нче сыйныфтан башлап, һөнәрләр күргәзмәләренә һәм ачык ишекләр көннәренә йөрегез, югары уку йортлары нинди яңа әзерлек юнәлешләре тәкъдим итүен өйрәнегез.

  6. atlas100.ru сайтындагы яңа һөнәрләр атласын өйрәнегез.

  7. Укучыга ошый торган 3-4 һөнәрне язып алыгыз һәм шундый белгечләрне кайда әзерләүләрен, укырга керү өчен нинди имтиханнар тапшырырга кирәклеген, эшкә урнашу мөмкинлеген ачыклагыз.


  8.  

 

 

Люция Закирҗанова,психология фәннәре кандидаты

Фото: ИА "Татар-информ"

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ