Логотип Магариф уку
Цитата:

Курку – дошманмы, әллә дусмы?

«Яшәргә куркырсың! – диде бервакыт бер танышым. – Анда су баскан, монда өйдән чыгарга ярамый...» Чыннан да, иртән дә, кичен дә безне курку хисе озатып йөри. Йоклап калырга, соңарырга, барыр җиренә өлг...

«Яшәргә куркырсың! – диде бервакыт бер танышым. – Анда су баскан, монда өйдән чыгарга ярамый...» Чыннан да, иртән дә, кичен дә безне курку хисе озатып йөри. Йоклап калырга, соңарырга, барыр җиренә өлгермәскә курыкмаган кеше бармы икән ул?! Белгечләр фикеренчә, курку – ул чынбарлыкта булган яисә күңелдә тудырылган куркыныч нәтиҗәсендә барлыкка килгән көчле тискәре хис.
Еш кына ата-аналар сабый күңеленә кереп оялаган курку хисеннән арындырырга ярдәм итүне сорый. Кай-чак өлкәннәр үзләре дә шул үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Әмма куркудан качарга кирәкме соң?! Курку – ул безне кисәтә, исән калырга ярдәм итә, көч һәм рухыбызны бер урынга тупларга булыша торган табигый инстинкт, ягъни исән калу тактикасы, кешенең рухи һәм физик үсеше өчен мөһим шарт. Шуңа күрә аны инкарь итү мөмкин эш түгел, ә менә аның белән идарә итәргә, йомшартырга өйрәнергә кирәк.
Моның өчен курку психологиясен белү мөһим. Бу җәһәттән куркуның 4 дәрәҗәсе барлыгын билгеләп үтү урынлы булыр: җиңелчә борчылу, курку, кот алыну һәм паника.
Һәр хис-тойгыбызның аерым ихтыяҗлар белән бәйле булуын искә төшерик әле. Мәсәлән: иминлек, мәхәббәт, кабул итү. Шуларга бәйле рәвештә куркуларыбызның сәбәбен ачыклап була. Димәк, теге яки бу ихтыяҗ канәгатьләндерелә икән, курку да юкка чыгачак.
Статистика буенча, 3-5 яшьлек балаларда бу хис шактый көчле. Аеруча тәэсирле, уйлап чыгаруга сәләтле булганнар өчен бу вакыт узу белән зур проблемага әверелергә мөмкин.
Башта аңа этәргән сәбәпләргә тукталып үтик:
ü Бала, тугач та, төрле кызыклы хис-кичерешләр
дөньясына эләгә. Нәкъ менә әни кеше аңа әйләнә-
тирә мохит иминлеге турында «хәбәр» җиткерә. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында (әни төшенкелеккә бирелгән, озак вакытка аерылышу, тотрыклылык булмау) бала чакта дөньяга карата ышаныч формалашмаса, аерылышулардан, башкалар тарафыннан кире кагылудан курку хисе барлыкка килергә мөмкин. Гаиләдәге низаглар, үзара аңлашылмаучанлык та күңелдә стабильлек югалтуга бәйле тискәре хис тудыра ала.
ü Сабыйлык елларында яңа тирәлек, көчле тавыш, яңа кешеләр дә күңелдә шик-шөбһә тудыра ала. Күбебез белә: нәни ят кеше күрүгә әнисенә сыена. Бу хәлне дөрес кабул итә белергә кирәк: нарасый дөньяны танып белергә өйрәнә. Сабыйларның төнлә тынгысыз булуының бер сәбәбе дә шуннан – көн дәвамында артык күп эмоция кичерүеннән.
ü Еш кына балаларны имгәнүләрдән, артык шукланулардан саклап, олылар үзләре үк кисәтү ясап тора: «тимә», «чапма», «бабайга әйтәм», «еласаң, килеп алмыйм» һәм башка шундый сүзләрне, беренче карашка, сабый ишетмәгән дә кебек була. Әмма консультациягә килгәннәр белән балачакларын сүтеп җыю шуны күрсәтә: бернәрсә дә эзсез югалмый, шуңа күрә дә нәниләр белән аралашканда, һәр сүзегезне үлчәп әйтегез.
ü Шулай ук баланы куркыткан аерым бер очрак (хайван тешләү, юл-транспорт һәлакәте яки сабый бүлмәдә берүзе булганда ут сүнү) һәм баланың бай фантазиясе аша монстрлар йә булмаса аждаһалар «күрә» башлавына тукталасым килә. Кызганычка, телевидение һәм күңел ачу индустриясе дә моңа булышлык итә. Баланың телевизордан нәрсә каравын кайчак ата-аналар белми дә кала. Ә шул ук куркыныч сюжет аның төшенә керергә мөмкин. Ул монстрлар хакында бала дусты белән сөйләшә йә гаджеттан карый ала. Күп очракта яшьтәшләр бер-берсе арасында куркыныч хис тудыруга сәбәпче булып тора да бит: арада берсе чаярак, үткенрәк, башкалардан көлә торганрак була. Ә менә акылсыз шаярту, аяныч хәлләр турында сөйләү, коллектив алдында берәүдән көлү алга таба куркыныч нәтиҗәләргә китерә торган беренче адымга әйләнергә мөмкин.
Ялгыз калу, караңгылыктан курку, монстрлар (Убыр-лы карчык, албастылар), уколдан шөлләүләр күбрәк мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хас булса, мәктәп яшендәгеләргә (6-7 яшь) үлемнән (үзе, әти-әнисе өчен борчылу) һәм халык алдында чыгыш ясаудан (дәрестә җавап бирү, сәхнәгә чыгулар һ.б.) курку өстәлә. Һәм олыгая барган саен, баланың социум белән бәйле куркулары көчәя бара. Аерым алганда, алар олыларның өметләрен акламау (бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучыларында сизелә), аерым бер төркемгә кабул ителмәү (яшүсмерләр өчен бу бик мөһим) белән бәйле.
Еш кына куркулар агрессив тәртип ышыгында тора. Бала үз хисләре белән идарә итә алмаганга беренче булып сугарга, ватарга, кычкырырга әзер. Моны психология телендә «саклану агрессиясе» дип йөртәләр. Халык телендә йөри торган «иң яхшы саклану – ул һөҗүм» гыйбарәсе дә шуннан килә. Курку хисен яшерүнең тагын бер ысулы – оят. Әгәр сабый үз-үзенә бөтенләй ышанмый, оялчан, аңа мөрәҗәгать иткәндә, хәтта теленнән сүзен төшерә алмый, гел әнисенә ябышкан, аны күз уңыннан җибәрми икән – бу да борчылуның югары дәрәҗәдә булуы хакында сөйли.
«Бар нәрсәдән өркә, гел елый» дигән сүзләр белән ярдәм сорап, 5 яшьлек кызның әнисе мөрәҗәгать итте. Бала белән очрашуга төсле карандашлар һәм кәгазь алдым. Аның рәсем ясарга яратуын белгәч, үзе теләгән әйберләрне сурәтләвен сорадым. Биш яшьлек кыз нәрсә ясый ала? Чәчәкләр, принцессалар... Тик бу очракта түгел! Ул монстрлар һәм башка куркыныч геройлар хакында тәмләп сөйли һәм шуларны кәгазь битенә төшерә. Соңрак абыйсының шундый куркыныч мультфильмнар каравы, компьютерда уеннар уйнавы ачыкланды. Кыз исә, кызыксынуын җиңә алмыйча, абыйсының гамәлләрен яшерен генә күзәтеп торган. Бик ачык күңелле, тәэсирле, сөйләм теле яхшы үсеш алган кызчык бер ай дәвамында менә шулай хәвефле хәлдә йөргән.
Сабыйның үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне сизгәч тә, диагностика һәм коррекция үткәрү өчен белгечкә мөрәҗәгать итү дөрес булачак. Әмма ата-
ана ярдәменнән башка эш алга китмәячәк. Бала күңелендәге курку хисен юкка чыгару өчен, нәниләр өчен гадәти булган эшчәнлек төрләрен кулланырга кирәк: рәсем ясау, әкият уйлап табу, тарихны тәмамлау (сюжетны балалар проблемасына туры килерлек итеп сайларга кирәк). Ышанычлы әңгәмә – бала белән (4 яшьтән өлкәнрәкләргә кагыла) булган хәлләрне ачыклауда яхшы ярдәмче. Әңгәмәне тыныч, күңелле шартларда үткәрергә кирәк, шунда ук рәсем ясатырга була. Бер җай китереп билгеле бер предметлар, кешеләр, әкият геройлары, караңгылык, ялгызлык куркытамы дип сорап куярга кирәк. Шулай да куркыныч мизгелләргә басым ясарга ярамый.
Бала курыккан очрактанишләргә ярамый?
бу үзгәрешләрне игътибарсыз калдырырга;
сабыйдан көләргә;
нәнине куркуларын ихтыяр көче белән җиңәргә мәҗбүр итәргә;
өрәкләр юк дип аңлату – файдасыз эш.
Курку бала үсешендә зур әһәмияткә ия: бер яктан ул күңелсезлекләрдән саклый, икенче яктан шәхеснең нормаль үсешенә комачаулый. Ул-кызларыгызны чит абыйлар, кара урманнан килүче соры бүреләр белән яки бакчада калдырам дип куркытмагыз. Уртак уеннар, иҗат, урамда йөрү, аралашу өчен күбрәк вакыт калдырыгыз һәм сабыегызның никадәр гаҗәеп дөньяда яшәвен аңларсыз. Шуны да истә тотарга кирәк: курку хисе мизгелдә барлыкка килә, ә аннан котылу өчен күп вакыт һәм барлык гаилә әгъзаларының зур тырышлыгы таләп ителә.
Кыюлык һәм үз-үзеңә ышаныч – ул курку белән идарә итү сәләте.
Борчылу, курку хисләрен кисәтүне түбәндәгечә алып барырга була:
Белеп торыгыз

  1. Рәсем ясау. Курыккан теге яки бу әйберен ясап, бала үз хис-кичерешләренә чыгарга мөмкинлек бирә. Соңыннан «куркыныч» рәсемнәрне ерткалап ташларга, урманда күмәргә була. Яки олылар катнашында шаян, кызыклы чуар рәсемнәргә әйләндерергә була.


 

  1. Пластилин йә камырдан әвәләү. Беренче карашка курку хисе тудыра торган эшләнмәләрне яхшыга әйләндерү.


 

  1. Уйнау. Мөстәкыйльлекне, ышанычны ныгыта. Уен барышында бала үзен куркытучы монстрларны «җиңә». Биредә балага «куркыныч» роль бирү урынлы булачак. Бу Убырлының нәрсә белән куркыныч икәнлеген (гамәлләре / образы) аңларга ярдәм итәчәк. Караңгылыктан яки ялгызлыктан куркуны качышлы уйнап җиңеп була.


 

  1. Иҗат итү. Әкият, тарих, аларда куркыныч образны көлке хәлгә калдыру. Геройга ярдәмгә дуслары килә ала, һәм алар бергәләп зур аждаһаны нәни бер йомгакка әйләндерәләр. Әкият-хикәяләр сөйләгәндә, бала үзен кыю һәм көчле итеп тоярга тиеш.


 

  1. Курку тудыруга каршы торырлык уенчык сайлап алырга була.


 

  1. Сабыйның караваты янындагы кичке ут та борчылудан арынырга ярдәм итәчәк.


 

  1. Комлыкта уйнау. Ком киеренкелекне бетерә, вак моториканы үстерә.


 

  1. Музыка тыңлау. Ял итәргә булыша, ишетү сәләтен үстерә, хәвеф-хәтәрне киметә.


Люция ЧЕРНЯВСКАЯ,

психолог

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ