205 меңнән артык кеше төзекләндерү буенча онлайн-тавыш бирде
Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү өчен өстенлеклеләрен сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә 205 724 кеше катнашты.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
«Татарстан Республикасында барлыгы 205 724 кеше тавыш бирде", – дип сөйләде министр.
Төзелеш министрлыгы башлыгы муниципалитет җитәкчеләрен гражданнарга онлайн-тавыш бирү турындагы мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә чакырды.
Исегезгә төшерәбез: тавыш бирү 15 мартта башланды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстаннан анда барлык 45 муниципалитетта 273 җәмәгать урыны, шулай ук 1,55 мең йорт катнаша. gorodsreda.tatar.ru сайтында яки «Услуги РТ» үз тавышыгызны бирә аласыз.
Автор фотосы
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Яңа өйләнешкән парларга репродуктив сәламәтлекне тикшерү өчен бушлай сертификат биреләчәк
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Репродуктив медицина буенча «Скандинавия» клиникасының генераль директор урынбасары, ТР атказанган табибы Фирая Сабирова сөйләде. Мондый медицина тикшеренүен, сәламәтлектә килеп чыккан проблемаларны вакытында ачыклау мөһимлеге турында искәртте ул.

Әлеге проект «Скандинавия» клиникасы базасында Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Сертификат ярдәмендә парлар йөклелекнең катлаулануына китерә алган иң төп проблемаларны хәл итә алу мөмкинлегенә ия булачак.
Сертификатка ия булучы парлар гинеколог һәм уролог табибларына беренчел һәм кабат килү, анализларны тапшыру, узилар узу, тикшеренүләр һәм консультация алу кебек ярдәмгә ия булачак. Ярдәм алу өчен 40 яшькә кадәрге парлар мөрәҗәгать итә ала.
Статистика күрсәткәнчә, 25 % очракта йөклелек төрле вакытта өзелергә мөмкин. 10% хатын-кызлар баланы вакытыннан алда табалар. Үсеш кимчелекләре булган бала туу очраклары да аз түгел. Чөнки йөклелек планлаштырылмаган була. Сертификат бу проблемаларны булдырмау, ирле-хатынлы парны йөклелеккә һәм сәламәт бала тууга әзерләү өчен менә дигән чара булып торачак.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар