Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгәр дә юлда авыр ситуациядә калсаң...

Соңгы елларда кышын да язга тартым һава торышына ияләшә төшкән идек инде.

Тик менә быелгы кыш безнең балачактагы кыш зәһәрлеген әледән-әле күрсәтеп кенә тора. Үземнән чыгып әйтәм: Яңа елдагы ун көнлек ял вакытында һава температурасының артык түбән булуы аркасында хәтта чаңгы шуарга да чыгып булмады. Инде эш атнасына керешкәч, табигать үз җаена беркадәр кайттымы дисәң... кая ул?!

Бу атна башыннан Татарстанны каплаган кар бураны үз җаена баручы тормышыбызны тәмам чыгырдан чыгара язды. М12 автомобиль трассасының республикага туры килгән өлеше туктап калды, федераль һәм төбәк юллары ябылды, аэропорт эше чикләнде, ә Казанда «Буран» операциясе игълан ителде. Шундый көчле буран аркасында  бигрәк тә М7 һәм М12 түләүле трассаларында кар көртләре, “бөкеләр” аркасында күпме машина юлда бара алмыйча туктап калды. Мондый авыр ситуациядә калганнар табигать капризы чолганышы каршында япа-ялгызлары гына калмасмы?

Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәлакәткә очраганнарга гына түгел, юлларда буран чолганышында калган һәркемгә ярдәм кулын сузачак, дип белдерде.

Узган дүшәмбе-чәршәмбе көннәрендә булган көчле кар, буран вакытында гына да алар тарафыннан юлда туктап калырга мәҗбүр булган шофёр һәм пассажирлар 300 комплект кайнар ризык, чәй  белән тәэмин ителгән. Ягулык белән кыенлык туганнарга да ярдәм күрсәтелгән. Тик ярдәм итәрләр дип ышанып, тотрыксыз һава торышы булачагын кисәткәндә ерак юлларга чыкмавыгыз хәерле. Алдагы җомга-якшәмбе көннәрдә дә әле көчле буран көтелә. Шуңа да һәркемнән сак булу, һава торышын исәпкә алу сорала. Югыйсә, елның ике атнасы гына үтте, әмма инде республикада юл-транспорт һәлакәтләре аркасында сигез кешенең гомере өзелде, 155 кеше тән җәрәхәтләре алган. Әгәр дә инде авыр ситуациядә калырга туры килсә, 5-333-888 яки 112 телефоннары аша Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең дежур бүлегенә шалтыратырга кирәк булачак.

Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ