Әгерҗедә беренче тапкыр «Ел тәрбиячесе» республика конкурсы була
Конкурсның зона этабында җиңүчеләр республика турына юллама алачак.Бүген, 10 февральдә, Әгерҗе шәһәрендә беренче тапкыр «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсының зона этабы уза. Анда 7нче «Бәләкәч» бала...
Конкурсның зона этабында җиңүчеләр республика турына юллама алачак.
Бүген, 10 февральдә, Әгерҗе шәһәрендә беренче тапкыр «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсының зона этабы уза. Анда 7нче «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында республиканың Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Әгерҗе районнары педагоглары җыелачак.
Район мәгариф идарәсе мәгълүматы буенча, Әгерҗе районы данын конкурста район бәйгесенең финалистлары — 9нчы бакчадан Надежда Шлюгина һәм 5нче бакчадан Наталья Шакурова тәкъдим итәчәк. Мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләре жюри хөкеменә балалар белән аралаша белү осталыгын — аларны дөрес ашату, йокларга яткыру, шулай ук ниндидер яңа һөнәргә өйрәтүне күрсәтәчәк.
Конкурсның зона этабында җиңүчеләр республика турына юллама алачак. Иң яхшылары үзләрен финалда күрсәтәчәк.

Комментарийлар