Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге тәгәрмәчләрдә йөргән өчен штраф

1 декабрьдән җәйге тәгәрмәчле машинада хәрәкәт итүчеләргә штраф салыначак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе буенча хокук тәртибе үзәге җитәкчесе, юрист Александр Хаминский сөйләгән.

Белгеч сүзләренә караганда, 2023 елның маенда Россия Федерациясе хөкүмәте карарының (1993 елгы карар) транспорт чараларын куллану турындагы өлешенә үзгәрешләр кертелгән. Шул рәвешле, хәзер декабрь, гыйнвар, февраль айларында кышкы тәгәрмәчләре куелмаган транспортта хәрәкәт итү тыела.  
Карарга колак салмаган тимер ат ияләре Россия Административ кодексының 12.5 маддәсе буенча 500 сум күләмендә штрафка тартылачак. 
«Әлеге хокук бозу өчен санкция шактый йомшак булса да, машина йөртүчеләргә үзләренең һәм якыннарының иминлеген кайгырту максатыннан вакытында кышкы тәгәрмәчләргә күчү зарур», – дип искәртә Александр Хаминский.

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ