«Әйлән-бәйлән» шәһәр бәйгесенең финалы үтте
Казан шәһәренең 187 нче балалар бакчасында «Әйлән-бәйлән» татар халык уеннары буенча икенче шәһәр фестиваль-бәйгесенең финалы үтте.
Чара балаларны татар халык уеннары белән таныштыру, аларны милли мохиттә тәрбияләүгә юнәлтелгән. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Казан шәһәренең мәгариф идарәсе ярдәмендә үткәрелде.
Бәйгедә барлыгы Казан шәһәренең 182 балалар бакчасы катнашкан, шуларның 21 е финал өлешенә үткән.
Чыгыш ясаучы балалар мәртәбәле жюри хозурына «Парлы уен», «Самавыр», «Капкалы», «Йөзек салыш» кебек халкыбызның милли уеннарын күрсәттеләр.
Бәйгенең Гран-прие – Казан шәһәре Совет районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 330 нчы номерлы «Таңсылукай» балалар бакчасы. Әлеге бакчага йөрүче балалар халкыбызның милли мирасы булган «Парлы уен» тамашасын осталык белән башкардылар.
Фотода Гран-при ияләре – 330 нчы "Таңсылукай" балалар бакчасы балалары.
Комментарийлар