Логотип Магариф уку
Цитата:

Актаныш укучылары чемпион булды

Актаныш укучылары Бөтенроссия шахмат ярышында җиңү яулады.

21-–5 гыйнвар көннәрендә Удмуртиянең Дебесы авылында авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә яшәүче укучылар арасында рапид һәм тиз шахмат буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Бу турнирдан Актаныш шахматчылары чемпион исемен алып кайтты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге ярышлар бишенче тапкыр үткәрелгән һәм аларның дүртесендә Актаныш шахматчылары җиңү яулады.

Россия беренчелегенә узган рапид һәм блиц буенча ярышларда Актаныш районыннан ике команда катнашты. Аларның икесе дә 12 яшькәчә һәм 12 яшьтән өлкәнрәкләр төркеме дә бу уеннарда зур уңышлар казанды.

«Тренер Илдар Имамов ярышларга баруны оештырган һәм укытучыларына ышанып, хәер-фатихаларын буранлы көннәрдә ерак юлга чыгарып җибәргән ата-аналарга, ярышка исән-имин алып барып кайткан машина йөртүче Илнар Хәмидуллинга, ата-аналар исеменнән балаларны ерак юлга озатып барган Илнур Гатарахмановка зур рәхмәтләрен җиткерде» – диелгән хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ