Алабугада кышны озаттылар
1 март көнне Алабугада яз килү уңаеннан Май чабу бәйрәме узды.
Иртән Шишкин буаларында «Кышны озату» халык күңел ачулары башланды. Тик кыш әле китәргә ашыкмый кебек иде: үзәккә үтәрлек суык тәндә йөгерде. Бәйрәм булгач, халык уйнап, биеп җылынып алды. Чара мохите өчен локаль артистлар җавап бирде – зур сәхнәдә халык җырларын башкардылар. Килгән кунаклар да тик тормады: аларга кушылып рәхәтләнеп биеделәр.
Май чабу бәйрәмен мичтән чыккан кайнар коймактан башка һич тә күз алдына китереп булмый! Их аның исләре, их аның тәмнәре! Телеңне йотарлык инде... Чарада берничә ноктада минут саен диярлек мичтән кайнар ризык чыгарып тордылар... Бәясенә килгәндә, 2 коймак һәм чәй 100 сумга төшкән иде.
Минем өчен бүгенге көн Шишкинның мемориаль йорт-музеенда төгәлләнде. Биредә рәссамның балачагы һәм яшьлеге турында күп мәгълүмат алып була. Бөек рәссамның әнисе улының рәсем сәнгате белән шөгыльләнүенә каршы булган, чөнки бу сәүдәгәрләр эше булмаган. Ләкин әтисе аңа сәнгать училищесына укырга керергә рөхсәт биргән. Йортта рәссам иҗаты белән танышып, тәрәзә манзарасына карап, сиздермәстән рәхәтлек кичереп куясың. Мондый матурлыкны үз күзләрең белән күрү ни тора...
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Хикәя фигыль
Гөлназ ГЫЙБАДУЛЛИНА, Яшел Үзән районы С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең I квалификация категорияле туган ( татар) тел һәм әдәбият укытучысы
Дәреснең максатлары: хикәя фигыльне өйрәнү, аны сөйләмдә аера белү.
Бурычлар: укучыларның сөйләм телен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет: телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү, үз фикереңне дөрес һәм төгәл итеп җиткерә белү, хезмәттәшлек итә белү.
Предмет: хикәя фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллана белү, хикәя фигыльне башка формалардан аера белү, дәрестә алган белемнәрне тирәнәйтү.
Шәхескә кагылышлы: укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иптәшләреңә хөрмәт, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру, туган телебезгә хөрмәт белән карау, ихтирам хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне өйрәнү һәм ныгыту.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, карточкалар.
Дәрес барышы
- Мотивлаштыру-ориентлаштыру
- Дәресне оештыру.
Укытучы. Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы?
Әйдәгез әле, бер-беребезне иртәнге кояш кебек елмаеп сәламлик. Мин сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы һәм актив булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез.
- Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү: үткән дәресләрдә алган белемнәрне мөстәкыйль куллану тикшерелә. Укучыларның җаваплары тыңланыла.
- Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы. Экрандагы рәсемдә балаларның төрле шөгыльләре тасвирланган. Укучылар, аларны язуда нинди сүзләр ярдәмендә күрсәтер идегез? (Фигыльләр ярдәмендә.)
Укытучы. Фигыльләр нәрсәне белдерәләр? Нинди сорауларга җавап бирәләр? (Укучылар җавап бирәләр.)
Төркемнәрдә эш. Укучыларга өч төрле рәсем тәкъдим ителә.
Беренче төркемдәге балалар, 1 нче рәсем буенча эшне белдергән хикәя фигыльләр кертеп, җөмләләр уйларга тиеш.
Икенче төркемдәге балалар, 2 нче рәсем буенча хәрәкәтне белдергән хикәя фигыльләр кертеп, җөмләләр төзергә тиеш.
Өченче төркемдәгеләр исә, 3 нче рәсем буенча хис-кичерешне белдергән хикәя фигыльләр кертеп, җөмләләр төзиләр.
Укучылар үзләре кулланган фигыльләрнең хикәя фигыль булуын исбатлыйлар, аның үзенчәлекләре турында сөйлиләр (чынбарлыкта үтәлә яки үтәлми торган эшне хикәяләп белдерә, башка затланышлы фигыльләрдән заманнары булу белән аерыла, зат-сан белән төрләнә һ.б.).
Дәреснең темасы, максаты билгеләнә, башкарырга тиешле гамәлләр формалаштырыла.
- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
- Өч төркемнең дә өстәлендә конвертларда карточкалар ята. Анда шигырьләрдән өзекләр язылган, төрле замандагы хикәя фигыльләр кулланылган. Укучылар алдында квадратлар бар. Алар карточкада язылган җөмләләрдән хикәя фигыльләрне табалар, квадратка куялар, үз фикерләрен дәлиллиләр, кайсы фигыльнең нинди заманда килүен ачыклыйлар. Ахырдан, ялгыш дип уйласалар, кеше карточкасын алып, каплап куялар. Төркемдәге эш анализлана.
Ял минуты.
Үтелгәннәрне ныгыту
Дәреслек белән эш.
108 нче күнегү. Бирелгән шигырь ярдәмендә җөмләләрне тулыландырып язарга, хикәя фигыльләрне җәя эчендә бирелгән формада кулланырга.
Мәсәлән, без бәхет _________ (хәзерге заман хикәя фигыль, барлыкта). Без бәхет эзлибез.
Укучылар күнегүне мөстәкыйль эшлиләр һәм үзтикшерү башкаралар.
Укытучы укучыларга сүзләр атый. Алар хикәя фигыльләрне юклык формасына (я киресенчә барлык формасына) куеп әйтәләр.
Мәсәлән, язар – язмас, укымаган – укыган, бара – бармый, күрмәде – күрде, шатланачак – шатланмаячак һ.б.
Укучылар Интернет челтәрендә kahoot.it сайтына керәләр, үзләренең исемнәрен язалар. Экранда күрсәтелгән саннарны керткәч, уен башлана. Сорауларга җавап бирәләр (дөрес вариантны сайлап алалар). Экранда кайсы баланың ничә балл җыйганы күренә. Соңыннан җиңүче ачыклана.
IV. Рефлексия
Укытучы. Димәк, укучылар, без бүген нинди тема өйрәндек? Нәрсәләр белдек? Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? (Җаваплар тыңлана.) Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Сезнең бигрәк тә кайсы эшегез уңышлы килеп чыкты? Дәрестә кайсыгызның эше, җаваплары сезгә күбрәк ошады? (Җаваплар тыңлана.)
Дәрескә куйган максат белән нәтиҗә чагыштырыла, яңа белемнәрнең гамәли әһәмияте ассызыклана, дәрес материалы гомумиләштерелә. Укучылар укытучы күрсәткән критерийлар нигезендә дәрестә үз эшчәнлеген бәяли. Билгеләр куела. Өйгә эш өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар