Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт театрына 80 яшь! Юбилей сезонында ниләр көтелә?

Юбилей сезоны шигаре — «Театр — мәңгелек». 8 санын әйләндереп куйсак, чиксезлек билгелесе килеп чыга.

Быел Әлмәт татар драма театры үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан 31 октябрь көнне театрда юбилей тантанасы узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә фикер алыштылар.
Юбилей сезонына планнар белән театр директоры Фәридә Исмәгыйлова таныштырды.
— Быелгы сезонны Мансур Гыйләҗевнең «Нечкә бил» комедиясе белән ачып җибәрдек. Агымдагы елның ахырына кадәр театрыбызда тагын берничә премьера көтелә. Беренчесе — баш режиссер Сардар Тагировский җитәкчелендә иммерсив спектакль булырга тора. Ә 1 декабрьдә бина тарихына багышланган спектакль куелачак.— дип сөйләде ул.
Юбилей тантанасы 3 өлештән (театрның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге) торачак дип билгеләп үтте әлеге чараның режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов:
— Шушы 3 өлеш безнең киләчәк буын күзлегеннән укыла, карала, әйтелә. Биредә төп рольне чараның сценарий авторы, театр артисты Резеда Хәертдинованың улы Ризван башкарачак. Тарих та бала авызыннан сөйләнә, — диде ул.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ