Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алтын мөнбәр»дә татар композиторлары

«Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивалендә милли музыка иҗатына мөһим вакыйгаларга һәм күренекле шәхесләрнең төбәгебезнең мәдәни тарихына керткән өлешенә багышланган фильмнар күрсәтелде.

«Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең конкурстан тыш программасында милли музыка иҗатына мөһим вакыйгаларга һәм күренекле шәхесләрнең төбәгебезнең мәдәни тарихына керткән өлешенә багышланган “Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров истәлегенә” кыскаметрлы фильмнар альманахы, “Моң патшабикәсе” фильмы һәм «Татарстан Композиторлары» кыскаметрлы фильмнар альманахы күрсәтелде. Ахырдан фильмнарны төшерүчеләр белән иҗади күрешүләр дә узды.

«Татарстан Композиторлары» альманахы үз эченә кыска метрлы 3 фильмны ала: Алмаз Монасыйпов: “Казаным, Казаным...”, “Мой отец Ключарев” һәм “Салих Сәйдәшев”.

Легендарь җырчы Әлфия Авзаловага багышланган “Моң патшабикәсе” фильмын тамашачылар аеруча яратып кабул итте. Фильмның сценарий авторы – Рабит Батулла, режиссеры – Әнвәр Габдрахманов. Бу картина артиска белән яздырылган әңгәмәләргә нигезләнгән.

– Әлфия Авзалова үзендә уникаль вокаль сәләт һәм драматик талантны берләштерә. Ул сигез яшеннән сәхнәдә. Аның профессиональ иҗади стажы – Гиннессның рекордлар китабына лаеклы казаныш. Аның нинди җырчы булуы турында күп сөйлиләр. Шуңа да кинода без аны җырчы буларак түгел, ә талантлы, якты, матур, көчле хатын, әни буларак күрсәтергә теләдек. Без Әлфия Авзалова белән бер йортта яшәдек, еш кына кунакка йөрешә идек, төрле темаларга сөйләштек. Безнең әңгәмәләрне мин әле магнитофонга, әле һәвәскәр видеокамерага яздырдым. 50 минутлык картина әнә шушы җылы әңгәмәләрдән килеп чыкты, – дип сөйләде тамашачылар белән очрашуда Рабит Батулла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ