Анада фәрештә сулышлары
Ишетмәүче һәм сөйләшә алмаучы 34 яшьлек өшкерүче Эльвин Алиевның күптәнге хыялы тормышка ашты. Ул изге җомгада башкалабызның Кол Шәриф мәчетендә азан әйтте. Азаннан соң болытларны ярып, ялтырап...
Ишетмәүче һәм сөйләшә алмаучы 34 яшьлек өшкерүче Эльвин Алиевның күптәнге хыялы тормышка ашты. Ул изге җомгада башкалабызның Кол Шәриф мәчетендә азан әйтте. Азаннан соң болытларны ярып, ялтырап кояш чыкты. Баласын дөньяга аваз салганнан бирле тәрбия кылып, үзе исән вакытта аңа тормышта үз урынын табарга юллар ачып калдырырга омтылган әнисе Илһамия апа сүзен шушы хикмәтле сөенечтән башлады.
УРЛАНГАН МӘХӘББӘТ
Илһамиянең Казанда укып, хыяллардан талпынып йөргән чагы. Ялларда Тәтеш районындагы туган авылы Әтрәчкә әти-әнисе янына кайта. Ул вакытта авылда яңа мәктәп төзелә башлый. Әнисе Вафирә апа читтән килгән төзүчеләр бригадасын колхоз өендә ашата. Илһамия әнисенә булышырга дип шунда юнәлә. Берни сизенмәгән кызны анда язмыш үзе тартып китергән икән.
«Бер егет бәрәңге әрчеп утыра иде. Мине күргәч, каушап калдымы, белмим, бармагын кисте. Әни миңа чүпрәк биреп, мин аның бармагын бәйләдем. Бу егет Собханвирде исемле иде. Туачак балаларымның әтисе – минем язмышым булып чыкты ул. Шушы көннән башлап, Собханвирде, әнине күргән саен, минем кулны сораган. Ул чакта мин Казан педагогия училищесында укый идем. Әнием юк дип кырт киссә дә, язмышка каршы торып булмый икән. Июнь аенда каникулга кайткач, ул мине урлап туган ягы Баку шәһәренә алып китте. Бик еладым, әмма артка юл юк икәнен аңладым. Без кыз булып җитлеккән чорда качып кире кайтсаң, ирдән кайткан дип сөйлиләр иде бит. Анда баргач, әнигә телеграмма суктылар. Авылга кайткач, сеңелләрем әнинең, телеграмманы чөгендер басуында алып, аңын җуеп егылганын сөйләделәр...» Әңгәмәдәшем, шушы урында сөйләвеннән туктап, уфтанып куйды. Күрәсең, шул вакытта кичергәннәре кабат күз алдыннан узгандыр.
Илһамия апа Нурулла абый белән Вафирә апаның баш баласы була. Бәхетле пар берсеннән-берсе тәртипле, ярдәмчел алты бала үстерә. Тик әтиләре генә бу фани дөньяны иртәрәк ташлап китә. Эшкә батыр кызның кулыннан көрәк, сәнәк төшми, коймасын да тота, чокырын да казый. Әнисе, син минем уң кулым, беренче бала ананың яртысы, дия торган була.
Собханвирде максатына ирешкәч, туган шәһәре Нахичеванда гөрләтеп туй ясыйлар.Кәләшкә йөзек, алка, муенса, күлмәкләр бүләк ителә. Илһамия апа хәзер дә каенанасын бик җылы сүзләр белән искә ала. Шәфига апа татар кызын бик яраткан, үз баласы кебек күргән. Никах, туй мәҗлесләрен уздырганнан соң, хәтта улы Собханвирдене «Килен укып бетерсен,Татарстанга алып кайт»,– дип күндергән.
ЧӘЧ АРАСЫНДАГЫ ӘЛИФ
Илһамия апага бу бәхете гомерлек булыр кебек тоела. Ул Казанда укуын дәвам итә. Ире эшкә урнаша. Фатирда яшиләр. 1988 елның 6 мартында беренче балалары Эльвин туа. «Авылдан бөтен эшен ташлап, әни килде. Бисмилласын әйтеп такмаклый-такмаклый, суы сарыксын, үзе калыксын, кәбестә кебек шыгырдап үссен, су кебек пакь, сөт кебек ак булсын, тышын су, эчен иман арындырсын, дип су коендырды. Балага исем эзләгәндә, ирем, әтиемнеке кебек, Нурулла дип кушарга тәкъдим итте. Тик балама мәрхүм әтинең исеме белән ничек дәшәрмен, дип, мин каршы төштем. Сабыйга икәү килешеп, Эльвин исеме бирдек», – дип искә алды ул көннәрен сагышлы ханым. Эльвин бик елак бала була. Илһамия апа сабыйны иренең ике каш арасына куеп, белгән догаларын укыгач кына тынычланып, йокыга тала торган була. Әнисе Вафирә апа: «Кызым, баланы гел өшкергәләп тор. Ананың сулышында фәрештә сулышы бар», – дип, еш кабатлый торган була.
Бертуган энесе Илһам армиядән кайткач, аның күзе Эльвинның баш түбәсендәге тамгага төшә. Ул аны апасына да күрсәтә. Илһамия апа ак чәч арасыннан кара сызык күрә. Эльвин үзе бу тамганы хәзер «әлиф» дип әйтә икән.
«1988 елны бер көнендә 9 айлык Эльвинны кулымда тоткан килеш, җир астына төшеп киткәндәй булдым. Балам үлеп киткән кебек тоелды, күз алларым караңгыланды», – дип сөйләвен дәвам итте күзләре яшьләнгән Илһамия апа. Өшкергәч кенә баланың хәле яхшырып китә. Бер елдан соң бу хәл тагын кабатлана. Монысы энеләре Илһам, Илдар, ире Собханвирде белән Бакудан Мәскәүгә кайтканда поездда була. Эльвинны тагын югалттык дип уйлыйлар. Бәхеткә, бер тукталышта баланың хәле уңайланып китә. Илһамия апа хәзер дә аңлата алмый бу хәлне. Клиник үлемме, комага китүе булдымы? Аллаһ үзе белүче, ди ул.
КЕШЕНЕКЕ – КЕШТӘКТӘ
Илһамия апа белән улын алда тагын да зуррак сынаулар көткән икән. Эльвин еш авыргач, гел хастаханә юлын таптарга туры килә аларга. Температура, пневмония... Ана мәктәптән китә. Яшь ярымда бала «апа» дип аваз бирә. Ике яшь ярым тулгач, теле ачылмаганына аптырап, ана Казан табиблары янына бара. «Соңга калдыгыз. Мондый балага үзегез генә ярдәм итә аласыз», – дип кайтарып җибәрәләр аларны.
Улын тормышта кирәкле кеше итеп тәрбияләп үстерү өчен, күп киртәләр, күп юллар үтәргә туры килә әле Илһамия апага. Мәктәпкә кадәр Эльвин әбисе тәрбиясендә үсә. Беренче сыйныфта берничә ай Эльвинны әнисе үзе укыта. Аннан соң малай укуын Буа районының Адав-Толымбай авылындагы коррекцион мәктәптә дәвам итә. Ике сыйныфны укыгач, аны чукрак дип табалар һәм Казандагы Е.Г.Ласточкина исемендәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәпкә җибәрәләр. Анда ул укуны өр-яңадан башлый. Ләкин малай гел елап аптыраткач, алар кабат авылга кайталар. Илһамия апа Тәтешнең татар мәктәбенә эшкә урнаша, Казаннан махсус программалар, китаплар алып кайтып, Эльвинны өйдә укыта башлый. Әңгәмәдә тагы бер хәлне исенә төшерде ул. Улын Адав-Толымбай мәктәбенә биргәнче, ана малайны Казанның чукрак-телсезләр мәктәбенә алып барган була инде. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, ул чакта аларны, балагызны өйдә укытыгыз, дип, кире борып җибәргәннәр. Хәзер инде башларыннан кичергән каршылыклар өчен уфтанмый ана. Киртәләр көчле булырга гына өйрәтә, ди ул. Эльвин бүген яхшы исәпли, математиканы әйбәт белә, рәсем ясарга да оста, язуы да матур.
ЭЛЬВИН – КАИ СТУДЕНТЫ
Әнисенең юл газапларын күреп үскән Эльвин көннәрдән бер көнне әнисенә машина йөртергә теләгәнен әйтә. Әнисе белән бергә укып, 18 яшендә ул кулына йөртүче таныклыгын ала. Машина да алалар. Әнисен хәзер кая кирәк, шунда җилдертеп алып бара ул. Бервакыт юлда бик күңелсез хәлгә юлыга Алиевлар. ДАИ хезмәткәрләре, Эльвин сөйләшмәгәч, егет акылга зәгыйфь дигән сылтау белән, аның таныклыгын тартып алалар. Илһамия апа суд юлларын таптый торгач, улы машина йөртү хокукын кабат кайтара.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Илһамия апа, аны ияртеп, Казанга юл тота. Бер җирдән икенче җиргә күченеп йөрүләргә һәркем дә батырчылык итә алмас иде. Әмма Илһамия апа түзә! Бала хакы, аны аякка бастыру теләге йөртә аны. Баланы кешечә киендерәсе, ашатасы бар, торак өчен дә түләргә кирәк дип төрле җирләрдә эшли ул. Бу вакытта Эльвин реставратор-әвәләүче белгечлеге буенча һөнәр мәктәбен тәмамлый. Ул хәзер гипстан колонналар ясый ала. 2016 елда математиканы яхшы үзләштергән егетне КАИның информатика һәм исәпләү бүлегенә укырга алалар. Илһамия апаның тырышлыклары бушка китми, Аллаһы Тәгалә ананың ялваруларын кабул итә.
СЫГЫЛМАГАН СЫҢАР КАНАТ
Илһамия апага кыенсынып кына: «Бар авырлыкны бер үзегезгә генә җиңәргә туры килдеме? Ирегез Собханвирде исән-саудыр бит?» – дигән сорау бирдем.
– 1996 елда ирем туган ягына кайтып китте. Без бергә сигез ел яшәдек. Тату тордык, аннан зарланырга хакым юк. Беркайчан әрләшмәдек. Үземне, әниемне, туганнарымны бик хөрмәт итте.Ул вакытта мин баламның киләчәге турында уйлап, безгә Татарстанда калу яхшырак булыр, дигән нәтиҗәгә килдем. Әмма ул гел ярдәм итеп торды. 55 яшемдә шуны аңладым, бер канат белән син күпме генә талпынсаң да оча алмыйсың, ярдәмгә мохтаҗ икәнсең. Ирем үзенә чакырды. Баланы бергә дәвалыйбыз дисә дә, үз-үземне җиңә алмадым. Ансыз тормыш дилбегәсен берүземә тарту җиңел булмаса да, бүгенге тормышымнан бик канәгать. Бакуда яшәгәндә, кызыбыз туган иде. Аңа Эльвира исеме куштык. Хәзер инде кызымның үз гаиләсе бар, ике бала тәрбияли, – дип ачыклык кертте Илһамия апа соравыма.
Еллар акса да, юллар үтелсә дә, баласының теле ачылачагына беркайчан да өметен өзми, сабырлыгын җуймый Илһамия апа. Өшкерүчеләр ишеген дә еш шакырга туры килгән аңа. Теле ачыла диючеләр дә булган. Берәүләр азан әйтергә кирәк дип киңәш биргән. Икенче бер өшкерүченең, теле гарәп телендә ачылачак, диюе чынлап та рас килгән бит. Бүгенге көндә Эльвин намазда. Ул дәфтәргә гарәпчә догалар яза, Фатиха сүрәсен аңлаешлы итеп укый. Мәчетләрдә азан әйтә.
Бер өшкерүче 18 яшендә улыгыз мәрткә киткән, ә сез аны уяткансыз дип әйткән. Күк капусы ачылганын күргән булырга мөмкин дип уйлаучылар да бар. 28 яшендә Эльвин кешеләрне дәвалый башлый. Ул өшкергәннән соң, хәтта бер кыз баланың теле ачыла. Ярдәм сораучылар арасында балага уза алмаучылар да шактый икән. Аның телефонына рәхмәт сүзләре әйтеп язучылар, аның тыйнаклыгына, мәрхәмәтлелегенә сокланучылар аз түгел.
– Бүгенге көнем, яшәү рәвешем, әнием дип өзелеп торган балаларым, оныкларым, туганнарым, кадерле укучыларым өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәм. Эльвин үзенә тиң парын табып, гаилә корса, минем сөенечем күңелемә сыймас иде, – ди Илһамия апа.
Тормыш яратучы, кешеләргә күңел яктысын кызганмаучы егетнең теләкләре чынга ашып бара. Парлы булу бәхете дә озак көттермәс, шәт, чөнки саф күңелле Илһамия апаның куллары һәрвакыт Раббыбызга юнәлгән...
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Комментарийлар