Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш» бәйрәме. Мең дә бер вакыйга!

«Апуш» татар балалар театр студиясе театр сезонын ачу уңаеннан зур бәйрәм оештыра. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.

  17  октябрь көнне 16:00 «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында яңа сезонны ачу тантанасы оештыра. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан», «Московский» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге һәм Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортларында шөгыльләнүче һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрүче барлык укучылар да катнашачак. Бер сәхнәдә 200 гә якын студия шәкерте чыгыш ясаячак.

Бәйрәм чарасында шулай ук «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсының җиңүчеләре дә игълан ителәчәк. Әлеге конкурс майдан сентябрьгә кадәр Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән беренче чиратта балалар студияләре өчен пьесалар булдыру максатыннан үткәрелде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган, конкурс нәтиҗәләре буенча пьесалар җыентыгы да чыгачак. Бәйрәм кичендә җиңүче пьесалар арасыннан «Апуш» студиясе сәхнәләштерәчәк әсәрләр дә билгеле булачак. 

Шул рәвешле «Мең дә бер вакыйга» дип аталган бәйрәм пьесалар конкурсының бүләкләү тантанасын да, «Апуш» студиясе тормышыннан соңгы әһәмиятле яңалыкларны да берләштерәчәк. Бәйрәм чарасында студиянең һәрбер төркеме үзенең соңгы премьерасыннан өзекләр күрсәтәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ