Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча районы - Татарстанның мәдәни башкаласы

Татарстанның муниципаль берәмлекләре арасында узган «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика бәйгесенең Гран-приена Арча районы лаек булды. Җиңүчеләрне Халыклар бердәмлеге көненә багышл...






Татарстанның муниципаль берәмлекләре арасында узган «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика бәйгесенең Гран-приена Арча районы лаек булды. Җиңүчеләрне Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасында – «Йортыбыз - Татарстан» этномәдәни фестивале гала-концертында игълан иттеләр.




Әлеге конкурс Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды. Республика районнары төрле мәйданчыкларда милли мәдәниятләр һәм традицияләр белән бәйле программаларын тәкъдим итте.




Конкурсантлар арасында тугыз җиңүче һәм бер Гран-при иясе билгеләнде.


Беренче төркемдәге җиңүчеләр арасында беренче урынны - Алабуга районы, икенче урынны - Кукмара районы, өченче урынны Бөгелмә районы алды.


Икенче төркемдәге җиңүчеләр арасында Актаныш районы – беренче, Аксубай районы – икенче, Саба районы өченче урынны яулады.


Өченче төркемдә беренче урынга - Әтнә районы, икенче урынга - Чүпрәле районы, өченче урынга Теләче районы лаек булды.



Фәния Лотфуллина






 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ