Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча районында Габдулла Тукай укулары

XIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды.

Бүген Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында "Без Тукайлы халык" XIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды.

Конференциянең оештыручысы, Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы әйтүенчә, быел да укуларда республиканың төрле почмакларыннан укучылар һәм укытучылар катнашкан.

 

Эшләрнең географиясе бик киң, аеруча Арча, Әтнә, Биектау, Чаллы, Аксубай, Азнакай, Әлки районнарыннан катнашучылар бик күп. Укучылар һәм укытучылар төрле номинацияләрдә үзләренең хезмәтләрен якладылар, иҗади эшләр белән дә чыгыш ясадылар.  Аерым бер бүлекнең "Мәгариф" журналының юбилеена багышланган булуы да редакция хезмәткәрләрен аеруча сөендерде. Биредә журналыбызның төрле елларда чыккан басмаларыннан махсус күргәзмә дә оештырылган иде.

Аларның эшен танылган язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм укытучылар бәяләде. Биредә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.

 

Автор фотолары

 

 

 

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ