Әти-әниләргә дога кылыйк!
Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпче. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, алар безне баккан. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне тиешенчә тәрбия кылганнар. Ата-аналарга ничек дога кылырга соң?
Авырып китсәк, көне-төне безнең өчен борчылып, яныбыздан китмичә дәвалаганнар. Үзләренә бик авыр булса да, “балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын” дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчереп, өс-башыбызны карап, башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар...
Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә. Балалары өчен хәерлелек теләп, һидаять-тәүфыйк сорап, һәрвакыт дога кылырга тырышалар. Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһ Тәгаләнең Коръәнендә ата-аналарга дога кылырга әмер ителә: “Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра” (“Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!”) (“Исра” сүрәсе, 24 нче аять).
Комментарийлар