Әтиләрне бүләкләделәр
Бүген Казан шәһәренең 107 нче гимназиясендә «Отцовское признание» («Аталар хөрмәте») республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Чара «Әтиләр берлеге» Татарстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы белән тәүге тапкыр үткәрелә. Сәхнәдә гаиләсе һәм җәмгыять өчен үрнәк булган әтиләрне зурладылар.
2024 елда «Әтиләр берлеге» «Татнефть» хәйрия фондының махсус грантына ия була. Шушы вакыйга республиканың мәртәбәле әтиләрен барлауга этәргеч ясый да инде. Узган елның июленнән 2025 елның февраль уртасына кадәр «Әтиләр берлеге» сайтында Татарстанның төрле почмакларыннан премиягә гаризалар кабул итә башлыйлар. 100 катнашучы арасыннан җиде номинациядә җиде әти кеше җиңүче дип табыла. Алар – төрле өлкәдә хезмәт куючы үз эшенең осталары булу белән беррәттән, гаиләсе өчен хөрмәтле әти, иҗтимагый чараларда актив кешеләр, күбесе – «Әтиләр берлеге» әгъзасы да.
«Ватанны саклучылар көне җиткәндә, туган җиребезне хезмәте, үрнәге белән саклаучыларны билгеләп үтәбез, бүләклибез. Бүгенге тантана сәбәпчеләре – фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгатебезне үстерүчеләр, үз үрнәкләрендә җәмгыятькә гаилә кыйммәтләрен төшендерүчеләр, киләчәк буынга үрнәк», ‒ дип билгеләп үтте «Әтиләр берлеге» оешмасы рәисе Гадел Заһретдинов чара хакында сөйләгәндә.
Бүләкләү тантанасына килгән мәртәбәле кунаклар да ихлас теләкләрен җиткерделәр. «Чарага чакыру алгач, республика премиясен тапшыру тантанасының мәктәптә узуын белеп, баштарак гаҗәпкә калган идем. Әмма монда «Әтиләр берлеге» оешмасы зирәклеге сизелә – тәрбия, җаваплылык, ир кешеләргә хас сыйфатлар мәктәп эскәмиясеннән тәрбияләнә башлый бит. Бүген җәмгыятькә әти кешенең әһәмиятен, әтиләргә исә киләчәк буынны тәрбияләүдә җаваплы булу зарурлыгын ассызыклауда мондый чараларның булуы мөһим. Әти һәм җаваплылык сүзләре ‒ аваздаш», ‒ дип билгеләп үтте Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова премия җиңүчеләрен бүләкләү танатанасында.
Мәртәбәле премияне алучылар исемлеге шактый төрле. Мисал өчен, Максим Кулишов ‒мөгаллим, Вадим Зудин ‒ композитор, Иннополис шәһәрендә тавыш режиссеры, Тәүфик Төхфәтуллин ‒ танылган архитектор, башкалабызның күп кенә мәчетләрен бизәүдә катнашкан рәссам-дизайнер, Алмаз Мөстәкыймов исә it-оешмада әйдәп баручы белгеч булып эшли. Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиев тә, блогер, алып баручы Тимур Мөхәммәтшин дә бар. Махсус хәрби операциядә катнашучы, Суворов медале иясе, запастагы капитан Владимир Бастраков исә «Саклаучы әти» номинациясендә бүләкләнде.
Автор фотосы
Комментарийлар