Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтиләрнең җитезлеген сынадык

Кадерле әтиләрне, бабайларны, абыйларны бәйрәм белән котлау максатыннан, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 78 нче балалар бакчасына кунакка чакырдык. Бәйрәм чарасы ярышлы уеннар, җырлар белән үрелеп барды.

Билгеле булганча, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне буларак бәйрәм ителә. Ир-егетләр туган илебезнең терәге, намуслы, кыю затлары. 

Кадерле әтиләрне, бабайларны, абыйларны бәйрәм белән котлау максатыннан, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 78 нче балалар бакчасына кунакка чакырдык. Бәйрәм чарасы ярышлы уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Әтиләребез үзләренең җитезлекләрен, тырышлыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Ә балалар исә, үз әтиләре өчен җан атып, аларга көч биреп тордылар. Соңыннан күңел җылысын биреп эшләгән бүләкләрен, открыткаларны тапшырдылар. Бәйрәм көчле, күтәренке рухта үтте. Нәниләр үз әтиләре өчен горурлану хисләре кичерделәр. Чөнки әти – гаиләне яклаучы, җил-яңгырдан саклаучы, намуслы көчле зат. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус,тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Киләчәк буынга Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне икәнен кечкенәдән сеңдерсәк иде. Бүгенге бәйрәм көчле рухлы ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслады.

Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү, туган илне чын күңелдән сөю – һәр кешенең югары максаты булса иде. 

Ризәлә Гарипова,
Казандагы 78 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ