Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы-2022» бәйгесе финалы старт алды (Фото)

Бүген Питрәч районының Шәле гомуми белем бирү мәктәбе һәм «Тургай» балалар бакчасы территориясендә "Авыл укытучысы–2022» конкурсының финалы уза. Биредә укытучылар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре арас...

Бүген Питрәч районының Шәле гомуми белем бирү мәктәбе һәм «Тургай» балалар бакчасы территориясендә "Авыл укытучысы–2022» конкурсының финалы уза. Биредә укытучылар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында 10 җиңүче сайлап алыначак.


«Тургай» балалар бакчасында Балтач һәм Актаныш районыннан килгән тәрбиячеләр үз осталыкларын күрсәтте. Жюри составында Мәгарифне үстерү институтының өлкән тәрбиячесе Рузилә Абдуллина, «Тургай» балалар бакчасы мөдире Фәния Гомәрова һәм «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналы хезмәткәрләре эшләде. Рузилә Вәгыйзь кызы тәрбиячеләрнең шөгылен югары бәяләде һәм аларның үз эшләрен бөтен таләпләргә нигезләнеп, төрле яклап ачып бирүләрен әйтте.

Тәрбиячеләр үз чиратларында «Мәгариф» журналы редакциясенә шундый конкурслар оештырган өчен рәхмәт белдерделәр, үзләренең теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерделәр.
Хәзерге вакытта конкурс Шәле гомуми урта мәктәбендә дәвам итә. Укытучыларның эшен составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне күтәрү институты белгечләреннән торган жюри бәяли.
Исегезгә төшерәбез: конкурс Татарстан Мәгариф һәм  фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья татар конрессы ярдәме белән үткәрелә.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ