Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турнир

«Россия – ислам дөньясы» XV Халыкара икъдисади форум кысаларында беренче тапкыр 15–17 майда ислам илләре яшь ашчыларының Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турнирның финалы узачак.

Анда 13 илдән   100 дән артык белгеч катнашыр дип көтелә.  Әхмәтҗанов исемендәге бәйге  җиденче тапкыр уздырылса да, быел ул яңа баскычка – халыкара дәрәҗәдә оештырыла.  Татарстан ашчылары Россияне тәкъдим итә. Бу хакта матбугат киңәшмәсендә Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов җиткерде.  

Турнирда Россия, Сенегал, Тунис, Мисыр, Иран, Марокко, Малайзия, Алжир, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан һ.б. илләрнең ашчылары осталыкларын күрсәтәчәк.

Финалга узар өчен конкурсантлар 3 төрле блюда тәкъдим итәргә тиеш булганнар. Ашчыларның күбесе ир-егетләр булуы мәгълүм. 

Форум форматының уникальлеге шунда: 8.00 дән 11.00 гә кадәр финалчыларның ярышлары узачак, ә 11.00 дән 16.00 гә кадәр рестораннар хезмәт күрсәтә башлаячак, аш-су осталары әзерләгән милли ризыклар белән KazanForum кунаклары да сыйланачак.

Бәйгенең баш хөкемдары Азәрбайҗан кулинария ассоциациясе президенты, Дөнья ислам  кулинар  бергәлеге президенты, WACSның мактаулы әгъзасы Таһир Амирасланов исә Татарстанның мондый турнирлар уздыруда башкаларга охшамаган колачлы тәҗрибәсен башка илләргә дә җәелдерү кирәклегенә басым ясады.
Турнирда 25 яше тулган сәләтле ашчылар катнаша ала, аларның һәркайсына катнашучы илнең үзеннән килгән  остаз  беркетелгән.Бу  яшь ашчыларга һөнәри яктан үсү, тәҗрибә туплау өчен зур мөмкинлекләр ача. 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ