Айдар Фәйзрахманов яңа китабын концертта тамашачыга таратачак
Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов «Юлын белгән арымас» дип аталган китабын тәкъдим итте.Бу китапны...
Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов «Юлын белгән арымас» дип аталган китабын тәкъдим итте.
Бу китапны ул туган көне уңаеннан узачак концертта тамашачыга таратачак. Концерт 30 гыйнвар көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була.
«Китап бик җиңел эшләнелде, чөнки узган юл бик бай. Биредә фотосурәтләр, үземнең язмалар, күренекле шәхесләрнең минем турында әйткән сүзләре – барысы да тупланды. «Татарстан» радиосының «Алтын фонды»на кергән җырларым, язмаларым, «Шигъри тәлгәшләр» циклы, видеоязмаларны китаптагы QR-код ярдәмендә ачып була. Концерт көнне бу китапны тамашачыга бүләк итеп бирәчәкбез. Әйтик, 100 данәне шулай таратачакбыз», – дип сөйләде Айдар Фәйзрахманов.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин концертның симфоник оркестр белән узачагын әйтте. Ул Айдар Фәйзрахмановның күпкырлы шәхес булуы турында сөйләде.

«Нинди генә танылган һәм югары дәрәҗәләргә ирешкән кешеләрне алмыйк. Күбесенең әти-әнисе укытучы булып чыга. Айдар абыйга да гаиләдәге тәрбия йогынты ясагандыр. Гомере буе берничә эш башкара, милләтебезгә тугрылыклы хезмәт итә.
Соңгы 10 елда Айдар абыйның көйләр язу сәләте дә үсеп китте. Концертта ул иҗат иткән җырлар да башкарылачак. 22 ел дәвамында филармониядә җырларны симфоник оркестрга кушылып тәкъдим итү булмады. Быел бу юнәлештә дә эшләргә булдык. Концертта бик мәртәбәле җырчылар катнашачак. Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин булачак.
Китапны кулга алгач, горурлык хисе кичерәм. Айдар Фәйзрахманов фольклор сәнгатен тирәнтен белүче кеше буларак танылды. Ул фольклорны, яшьләр тәненә салып, матур киемнәр, инструментлар, хәрәкәтләр белән тәкъдим итте», – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.
Китапның автор-төзүчесе, мөхәррире Гөлинә Гыймадова китапны эшләү аның үзенә дә нык йогынты ясавын һәм үзендә булган үзгәрешләр турында сөйләде.
«Бу китап Айдар Фәйзрахманов турында гына түгел. Монда татар гаиләсе, татар авылы, татар музыкасының тарихы чагыла. Миңа әнисе, туганнары, шәхесләр белән язышкан хатлары, әнисенең көндәлеге бик тәэсир итте. Үзем дә көндәлек яза башладым», – диде ул.
Айдар Фәйзрахмановның апасы, режиссёр, сценарист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәридә Сәфәргалиева гаилә истәлекләре белән уртаклашты.
«Айдарның китапка бәйләнеше туганчы ук булган. Апамның истәлекләрендә шушы вакыйгалар сурәтләнгән. Кичен, гаилә белән җыелгач , Флёра апам китап укый торган булган. Фатих Хөснинең «Йөзек кашы»н укыгач, әти әнигә: «Миңа да бер малай алып кайтып бир инде», – дип әйткән. Шулай итеп, ул балага китап аша нигез салынган», – дип сөйләде ул.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Арчада Укытучы һәм остаз елына старт бирелде
Мәгълүм булганча, Россия Президенты Указы нигезендә агымдагы ел Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Һәм мондый үзенчәлекле елга Татарстанда кайда старт бирелергә тиеш иде дип саныйсыз. Әлбәттә ин...
Мәгълүм булганча, Россия Президенты Указы нигезендә агымдагы ел Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Һәм мондый үзенчәлекле елга Татарстанда кайда старт бирелергә тиеш иде дип саныйсыз. Әлбәттә инде, мәгърифәтле, мәдәниятле һәм Тукайлы Арча төбәгендә! Шул уңайдан Арчадагы Г.Тукай исемендәге педагогия көллиятендә, Укытучы һәм остаз елына багышлап, «Алдынгы галимнәр – Татарстан укытучыларына» дигән төбәкара кышкы педагогик сессия үтте. Чараны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Арча педагогия көллияте оештырды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр, методистлар, мәктәпкәчә, гомуми һәм урта белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты. Сессиянең максаты – мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасының заманча халәтен анализлау һәм көнүзәк проблемаларның чишелешен табу.
Пленар утырыштан соң галимнәр белән фикер алышу төрле төркемнәрдә дәвам итте. Сессиядә катнашучылар яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларының үзенчәлекләре, укыту процессын оештырган вакытта төрле алымнар куллану турында сөйләште. Шулай ук мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә яңа технологияләр куллану тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар, укучыларда рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр тәрбияләү юллары хакында да фикер алыштылар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар