Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакайда ветеран укытучыларны зурладылар

Мәгариф идарәсе бәйрәм алдыннан үзенең 100 гә якын ветеран укытучысына зур бүләк ясады. Кунаклар Мәлбагыш урта мәктәбендә, балалар бакчасында экскурсиядә булганнан соң Актүбәнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә юл алдылар.

Замана мәктәбе нинди эш-мәшәкатьләр белән яши дә, нинди үзгәрешләр кичерә? Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, мөгаен, әнә шундый сорауларга җавап эзләгәндер аларның һәркайсы.  Ә мондагы үзгәрешләр чыннан да әйтеп аңлатып кына бетерә торган да түгел. Авыл мәктәбендә заманча биолаборатория эшләп ятсын әле! Ишегалдында зур теплица гына түгел, чүлмәкләргә балчык тутыру җайланмасына кадәр бар.  Лабораториядә ак халатлардан  йөрүче укучылар клонлаштырып меңәрләгән агач үсентесе үстерә.  Элегрәк фантастика булып тоелган нәрсәләр бүген инде чынбарлык. “Инвитро”, “эксвитро” (ягъни стерильяки стериль булмаган этаплар) кебек колакка ят сүзләр дә биредә гадәти эш терминнары.  Лаборант кызлар янәшәсенә басып, шуны үз кулларың белән эшләп тә карасаң, заман белән бер аяктан атлавыңны тоймый калмыйсың... Кунакларга бүләк итеп бирелгән канәфер чәчәкләре дә нәкъ шул юл белән лабораториядә клонлаштырып үстерелгән. 

– Биредә аяк астының тынып торганы да юк. “Ак Барс”хоккей командасы, Алинә Заһитова кебек спортчыларыбыздан алып, дәүләт җитәкчеләренә кадәр киләләр.Ветеран укытучыларны күптән инде Мәлбагышка алып  килеп мондагы матурлыкны күрсәтәсе килә иде. Элмира Миннияр кызы Баһманова җитәкчелегендәге коллектив аларның һәркайсын ипи-тоз, якты йөз белән каршы ала. Иң мөһиме укучы балалар да күреп, аралашып кала шундый шәхесләр белән,- ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Солтангир кызы Гыйләҗева. 

“Тамчы” балалар бакчасында да  заманчалык бөркелеп тора. Балалар сау-сәламәт булып үссен,ныгысын, тиешле материалларны үзләштерсен өчен биредә бөтен мөмкинлекләр бар. 

Экскурсиядән соң кунаклар Актүбәнең 2нче мәктәбенә юл алды. Анда кунакларны сыйлы табын белән бергә бәйрәм концерты көтә иде. Мәктәп чиста, матур. Күптән түгел генә “Татнефть” АҖ ярдәме белән капиталь ремонт ясалганнар. Новосибирск фәнни-тикшеренү институты белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе булган  ботаника бакчасы да искиткеч! 

Ветеран укытучыларны якынлашып килүче Укытучылар көне белән котларга   Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде. “Сез безнең бөек үткәнебез дә, матур киләчәгебез дә”, -дип ул кунакларга иң матур теләкләрен юллады.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ