Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакайлар космонавтлар белән элемтәгә чыкты

Азнакай яшьләр коллектив радиостанциясе җитәкчесе Ринат Вәлиев «космонавтика», «галәм» дип янган тагын бер төркем баланың хыялын тормышка ашырды - алар халыкара космик станциясе белән элемтәгә чы...


Азнакай яшьләр коллектив радиостанциясе җитәкчесе Ринат Вәлиев «космонавтика», «галәм» дип янган тагын бер төркем баланың хыялын тормышка ашырды - алар халыкара космик станциясе белән элемтәгә чыкты. Бу турыда «Маяк» сайтында хәбәр ителә.




Ун минут дәвамында барган элемтә барышында Россия космонавты Сергей Прокопьев балаларны һәм аларның әти-әниләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. 
Чираттагы радиоэлемтәдә «Азнакайнефть» идарәсе ветераны, 4нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова да катнашты.
«Мондый мавыктыргыч чарада беренче генә катнашуым түгел, космонавтлар белән аралашудан күзләре «янган» балаларны күрү - үзе бер сөенеч», - ди ул.
«Мондый истәлекле чарада катнашу балалар өчен генә түгел, безгә дә бик кызык булды. Бик дулкынлансак та, әлеге тарихи вакыйгада катнаша алуыбыз белән бик горурланабыз», - ди алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ