Балачакның җылы куышы
«Ел тәрбиячесе – 2023» республика конкурсының Казандагы «Әкият» курчак театрында узган йомгаклау тантанасында Балтач районы «Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы» музыка җитәкчесе Илһамия Васильеваның бәйге барышында куйган тырышлыгы, осталыгы татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр арасында икенче урын белән билгеләп үтелде. Шул очрашуыбызда ул: «Бу – безнең коллективның уртак тырышлыгы, уртак шатлыгыбыз да. Җанатарымнан берсе – җитәкчебез үзе дә биредә, бакчабыз «Ак каен»га килегез, эшчәнлегебез белән якыннан танышып китәрсез», – дигән иде. Балтач төбәгенә ясаган чираттагы сәфәремдә, әлеге чакыруны истә тотып, балачак илендә кунакта булдым.
ТЕЛЛӘР БЕЛҮ – ЗАМАН ТАЛӘБЕ
– Яшь буын балаларга дәүләт телләрен өйрәтүнең мөһимлеген бакчабызга йөрүче балаларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләребез яхшы аңлый. Әлбәттә, татар баласы һәм аларга тәрбия, белем бирү, беренче чиратта, ана телендә булырга тиеш. Шул ук вакытта башка телләрне өйрәнүгә дә зур әһәмият бирәбез. Узган ел без кабаттан «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исеменә лаек булып, 500 мең сумлык грант акчасын оттык. Бу – «Ак каен»га йөрүче балаларның ике телне дә әйбәт үзләштереп баруларын, тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын күрсәтә торган мисал, – дип, бакча мөдире Зөһрә Бәдретдинова очрашуга ук мине аеруча кызыксындырган туган тел турында сөйләшүдән башлады.
Рус теле буенча белгеч Дилә Сәлимҗан кызы Гарипова үрнәгендә эшен дәвам итүче Эльмира Гаптелшәкүр кызы Галимованың бу коллективта эшли башлавына чирек гасыр. Аның да үзенә хас эш алымнары бар. Рус телен балалар кызыксынып һәм тиз өйрәнсен өчен, ул, 4 яшьтәгеләрдән башлап, махсус түгәрәкләр оештырган. Бергәләп төрле тамашалар әзерлиләр, курчаклар да, рәсемнәр дә телгә килә ул булганда балалар кулында. Әкияти геройлар сөйләгән сүзләр күңелгә тиз сеңеп кала.
Сөйләм телендә кимчелекләр булган, сөйләшкәндә хәрефләрне йотып калдырган балалар белән тәҗрибәле логопед Әкълимә Сәидгәрәй кызы Габдрахманова шөгыльләнә.
Баланың психологик халәтенә, баш миенең актив эшләвенә, сөйләм теленә уңай тәэсир итә торган нейроуеннар оештыра, анда сабыйның әнисен дә җәлеп итә. Бу аларны бер-берсенә тагын да якынайта, ана баласының уңышына шатланса, бала, әнисе янында булганда, сөйләмдәге кимчелекләрен бетерү өчен ныграк тырыша. Андый балалар арасында да сәләтлеләр күп. Әлбәттә, тәрбиячеләр – ба-
лаларга үзләре үрнәк. «Ел тәрбиячесе – 2024» конкурсының район этабында Әкълимә Габдрахманова 3 нче урынга лаек булды.
«Мәгариф» журналының ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелгән «Авыл укытучысы», «Авыл тәрбиячесе» конкурсларында безнең хезмәткәрләрнең катнашуы да аларга һөнәри яктан үсәргә мөмкинлек бирә, авыл җирлегендә эшләүче тәрбияченең абруен күтәрә. Бу бакчада беренче көннәрдән бирле татар телендә тәрбия бирүче, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе Раушания Фаил кызы Нигъмәтуллина әлеге конкурста призлы урынга лаек булган иде. Шулай ук тәрбиячебез Илүзә Фидәрис кызы Хәсәнова татар телендә тәрбия һәм белем бирүче тәрбиячеләрнең республика бәйгесендә җиңү яулады. Мондый конкурслардагы уңышлар башка тәрбиячеләр эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый. Алар үзара тәҗрибә уртаклашып, балаларга тәрбия, белем бирүдә яңа алымнарга өстенлек биреп эшлиләр.
– Билингваль юнәлештә эшләүче бакча булып саналсак та, бездәге балалар инглиз телен дә кызыксынып өйрәнәләр. Бу телне алар күңеленә педагог-тәрбияче Мәрьям Искәндәр кызы Сәлахова җиткерә, – дип сүзен дәвам итте җитәкче. – Ул инглизчәне «Matatalab» дип аталган робототехника ярдәмендә махсус уеннар аша өйрәтә. Эш барышында баланың игътибары, логик фикерләү сәләте, хәтере тиз үсеш ала. Мәктәптә андый бала хәреф танып, инглизчә сөйләм телен аңлап, шактый әзерлекле булып бара.
Мөдир ханым балалар бакчасында бушлай түгәрәкләр: «Кызыклы сенсорика», «Йомшак һәм күңелле балчык», «Яшь талантлар», «Яшь экологлар», «Шахмат», «Нейропсихология», «Инглиз теле», «Театр» (рус телендә), «Әпипә» бию студияләре эшләп килүенә, тәрбиячеләрнең иҗадилыгына да басым ясады. Бакчада эшләүче тәрбиячеләр һәрвакыт яңалыкка омтыла икән. 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында «Дуслык тәгәрмәче» дип аталган өстәл уены балалар күңеленә аеруча хуш килгән. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Гөлнур Ильяз кызы Зәкиева уен аша балаларны Идел буе халыкларының милли киемнәре, ризыклары, милли бәйрәмнәре белән таныштыра.
АК КАЛФАКНЫҢ ТАБЫЛГАН ЧАГЫ
«Ак каен» бакчасының республикада бердәнбер булган музей залларында 300 дән артык экспонат урнаштырылган. Аларда халкыбызның үткәне, яшәеше, узган чорлар сулышы бөркелеп тора. Музей эшчәнлеге бик «җанлы» итеп оештырылган. Аның өчен җаваплы тәрбияче Лилия Мидехәт кызы Әхмәдиева безне һәр экспонатның тарихы белән таныштырды. Борынгылыгы күзгә ташланган ак калфакны кулыма алып, аның кемнеке булуы белән кызыксынгач, әңгәмәдәшем: «Монысы 1878 елны эшләнгән. Ул безнең нәсел ядкяре, ерак әбиемнәрдән әнигә күчкән, ул миңа бүләк итте», – дип, янәшәсендә басып торган Зөлфирә Камалованы кочып алды. Бу ханым, «Ак каен» бакчасына 1980 елны нигез салып, шуны 32 ел дәвамында җитәкләп, хәзер лаеклы ялга чыккан остаз-тәрбияче икән. Аның ярдәме, төпле киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре әле дә булса алтын-көмешкә тиң. Шуңа да ул – биредә эшләүче һәммәсе өчен кадерле, көтелгән кунак.
– Гомеремне балалар тәрбияләүгә багышлармын дип, һич кенә дә уйламаган идем. Белгечлегем буенча төзүче мин. Авылларда элек балалар бакчалары юк иде бит. Карадугандагы бер гаиләдә ике кечкенә бала газ плитәсе өстенә куелган бер чиләк кайнар суны өсләренә төшереп, тәннәре пешеп, газапланып вафат булды. Шуннан соң район җитәкчелеге карары белән, авылда тиз арада бакча төзеп, балаларны андый хәвефле хәлләрдән саклап калу бурычы куелды. Миңа исә, бакча бинасын төзү һәм беренче елны ук 95 нарасыйны бер канат астына җыеп, аларны тәрбияләү, мәктәпкә укырга керерлек итеп әзерләп чыгару вазифасы йөкләнде. Аны тормышка ашыру өчен иң элек үзең әзерлекле булырга тиеш бит әле. Шуңа да башта Казан педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә гыйлем эстәдем, аннары шунда ук аспирантурада укыдым. Балалар туган телебезне кече яшьтән яратып, сөйләм телен, гореф-гадәтләребезне камил белеп үссеннәр дип теләдем. Үзалдымда торган максатларга ирешеп, куелган бурычларны даими гамәлгә ашырып бардым,– ди Зөлфирә Фәсхи кызы. – Зөһрәдә дә җитәкчелек сыйфатлары тәрбияләргә тырыштым. Үскәч ак калфаклы акыллы кызлар, батыр ир-егетләр булсынга, бакчада тәрбия бирүнең иң алдынгы үрнәкләрен кулланып эшләргә насыйп итсен аңа.
Әлбәттә, бу үрнәкләр бакча музееннан башланып, тәрбия, белем бирүгә багышланган күпсанлы методик кулланмаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә ясалган чыгышларда, проект эшләрендә ярылып ята. Аларның юл башында халык мәгарифе отличнигы Зөлфирә Камалова тора. Ул, аспирантурада укыган чакта ук, ясле-бакчалар өчен «Балалар бакчасы һәм гаилә өчен ана теле программасы»н, «Гөлбакча» хрестоматиясен эшли. Бу хезмәтләр, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институты галимнәре тарафыннан югары бәяләнеп, башка бакчаларга да куллану өчен тәкъдим ителә. Шулай итеп, педагог-галимә бакчада башкарган көндәлек хезмәтеннән тыш 3 дистәдән артык методик кулланма эшләп кулланышка кертә.
Мәгърифәтче, тарихчы, фольклорчы Каюм Насыйри: «Үз телеңне белми торып, башка телне өйрәнү мөмкин түгел», – дип язып калдырган. «Ак каен» катнаш төрдәге бакчада моны үзләренең төп девизы итеп алганнар. Коллективның Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек булулары – балаларга тәрбия биргәндә галим киңәшләрен тотып, аның бай мирасына таянып эшләүнең бер нәтиҗәсе ул. 81 бала йөри торган бакча соңгы елларда республика күләмендә эшләп килүче чын методик мәйданчыкны хәтерләтә.
МИЛЛИ ЙОЛАЛАР АША
«Карадуган балалар бакчасында милли төсмерне чагылдыру өчен шундый тәртип керттек: бәйрәмнәргә һәр бала үзенең түбәтәе, калфагы белән килә бирегә. Бакчада тәрбияче ярдәмчесе вазифасын башкаручы Әнисә Шамил кызы Булатова булышлыгы белән тәрбиячеләргә махсус күлмәк һәм калфаклар тектердек», – дип әйткән мөдиребезнең сүзләрен кайта-кайта искә төшерәм. Милләт зыялылары менә кайда үсә икән!
– Халык бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү тәрбия, белем бирү юнәлешендә аерым урын алып тора. Аларны бер-берсеннән аерып карап та булмый, фольклорда халкыбызның моңлы теле, рухи-әхлакый йөзе, аның тормышы, яшәү рәвеше чагыла. Балалар бакчада, авылда үткәрелә торган төрле бәйрәмнәрдә катнашалар, аларның чыгышларын караган әти-әниләр, өлкәннәр балаларның уңышларын күреп соклана, горурлык хисләре кичерә. Үзебездә тупланган тәҗрибәне башка коллегаларыбыз белән дә уртаклашабыз. Бездә тәрбиячеләрнең «Туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары» һәм «Балалар бакчасында билингваль белем бирү процессында күп мәдәниятле тәрбия бирү» дигән республика семинарлары үтте. Арча педагогия көллияте белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны телләргә өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең авторлык эшләнмәләренә республика конкурсын оештырдык. Әлеге бәйгедә 350 гә якын тәрбияче эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Ул безгә осталыгыбызны арттырырга, методик базаны баетырга җирлек бирде. «Ак каен»да язучылар, балалар шагыйрьләре кунакка килеп нәнүсләребезгә шигъ-
ри тәлгәшләрен бүләк итеп, туган телебезгә мәхәббәт очкыннары салып китә, монысы да – шатлык, – ди Зөһрә Фәрит кызы.
Музейдагы экспонатлар, тәрбиячеләрнең төркемнәрдәге эшчәнлеге белән танышкан вакытта тамаша залыннан халкыбыз моңнары яңгырап торды. «Бакча эче көн дә умарта оясыдай гөжләп тора кебек тоела миңа»,– дим...
– «Ел тәрбиячесе – 2023» республика бәйгесендә җиңеп кайткан Илһамия Васильева балаларда җырлы-биюле уеннары аша туган телгә, сәнгатькә мәхәббәтне әнә шулай уята, алар шулай вакыт узганын сизми дә кала. «Карга боткасы», «Аулак өй», «Исем кушу», «Тула басу» йола-уеннары һәм иртәнге бәйрәм чаралары нәнүсләребез күңеленә аеруча хуш килде, – ди җитәкче.
Тамаша залына без килеп кергәндә, бер төркем балалар тәрбияче апалары белән бергә шау-гөр килеп бәйрәм итә иде. Авылда электән килгән «Каз мамыгыннан мендәр тутыру» йоласы буенча тамаша әзерләүләре икән. Гармунда Илһамия апалары үзе сыздыра. Һәр бала мендәргә үз өлешен кертә – мамык китереп сала. Эшне тәмамлагач, алар бергәләп биеп, уйнап та алдылар. Икенче төркемдәгеләр, тәрбияче Зилә апалары Лотфуллина белән «Чабата биюе»н башкарып, әби-бабайлар белән бәйле уеннарны да яңарттылар.
– Бакчабызга йөрүче балалар бик сәләтле, аны үз вакытында ачып җибәрергә кирәк, – ди җитәкче белән беравыздан Илһамия Таһир кызы. – Бу кыз балаларның биюләрен, үз-үзләрен тотышларын, матур итеп шигырь сөйләүләрен, җырлауларын гына карагыз, сокланмый мөмкинме соң?! Алар төрле конкурсларда да катнашалар – безнең горурлыгыбыз, милләтебезнең киләчәге. Шуңа да халкыбыз бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен балалар күңеленә җиткерү безнең өстә. Бу – милли тәрбиянең нигезе.
Һәр гаилә – бакча өчен зур терәк. Район күләмендә үткәрелгән «Гаилә – гаҗәеп галәм» дип исемләнгән фестивальдә катнашып, Гран-прига ия булган Чулпан һәм Фәнил Гарифуллиннар гаиләсенең чыгышы да миллилек белән сугарылган иде.
– Чыннан да, Карадуганда талантлы яңа буын үсеп килә, алар сүзгә дә, эшкә дә осталар. Балаларда кече яшьтән кул эшләре белән кызыксыну уятырга тырышалар. Бу эшне тәрбияче Лилия Ринат кызы Камалиева әйдәп бара. Ата-аналар рөхсәте белән ул балаларны «Оста кулда һөнәр бар», «Серле энә» дигән түгәрәкләрдә тегү, чигү, ыргак белән бәйләү, төймә тагу серләренә төшендерә.
– Балада туган телгә мәхәббәт – әнидән, эшкә әтидән күчә. Балалар бакчасы – әнә шул мәхәббәт орлыклары шытым бирә торган урын ул,– ди Зөһрә Фәрит кызы.
Комментарийлар