Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчасында «Аулак өй»

«Аулак өй-көрәш» төбәкара проекты бүген Казан шәһәре Идел буе районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 247 нче балалар бакчасында.

2021 елда Туган телләр елы  уңаеннан үз эшен башлап җибәргән  «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты кысаларында узучы  әдәби ярышлар укучылар, студент-яшьләр, өлкәннәр  арасында әле дә дәвам итә. Зона, финал ярышлары иң көчлеләрнең исемнәрен атый бара. Милли мирасны саклап,  йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне  киләсе буыннарга тапшыру, популярлаштыру, татар халкының мәдәниятен башкаларга да таныту кебек бурычларны куя ул үз алдына.

Бу юлы проекты җитәкчесе Сәрия Закирова  балалар бакчасында «Аулак өй» уздырырга тәкъдим иткәч, 247 нче балалар  бакчасы мөдире Римма Эльбрус кызы Галеева бер сүзсез риза булган.

-Сүз дә юк, көн саен әдәби китаплар, әкиятләр укылып торса да, шундый чара алдыннан әзерлек эшләре тулы көченә барды. Әти-әниләр, балалар, тәрбиячеләр "Көз" темасына әкиятләр укыды, табышмаклар чиште, мәкальләр өйрәнде. Иң мөһиме татар халкының йөзек ташы булган гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшердек. Бер генә кеше дә читтә калмады, хәтта шәфкать туташы да безгә кушылды. Җитмәсә сәбәбе дә чыгып тора:   иртәгә  «Аулак өй» дигән көнне, бәйрәмдә катнашасы балаларның берсе авырып китеп, әлеге төркемне бу чарада катнаштыра алмадык,- ди тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары Нурфия Райнур кызы Халикова.

Озак уйлап тормаганнар, каршы як команданы тәрбиячеләрдән туплаганнар.

Римма Галеева фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ