Логотип Магариф уку
Цитата:

 «Балалар энциклопедиясе» сериясендә бөҗәкләрдән алып континентларга кадәр сөйләүче  татарча китаплар дөнья күрде

     «Балалар энциклопедиясе» сериясендә татар телендә яңа ун китап басылып чыкты. Алар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комисси...

     «Балалар энциклопедиясе» сериясендә татар телендә яңа ун китап басылып чыкты. Алар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе  матди ярдәме белән дөнья күргән.
     Алар арасында «Бөҗәкләр», «Авиация», «Бизнес», «Тере табигать», «Диңгезләр һәм океаннар», «Этләр», «Гаҗәеп хайваннар», «Астрономия һәм космос», «Футбол»,» «Илләр һәм континентлар» кебек китаплар бар. Басмаларның күпчелеге уку-укыту процессында куллану өчен мәктәпләргә, бер өлеше кибетләргә озатылачак.
    «Узган елда балалар бакчалары өчен дип биш китаптан  башлап җибәргән идек. Быел ун китапта тукталдык. Алар мәктәпләргә һәм китапханәләргә таратылды», – диде Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин шул уңайдан  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Һәм әлеге проектның дәвамлы булачагына  ышандырды.
                                                   Альберт Заһиров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ