Башкортлардан үрнәк аласы иде
Соңгы вакытта күпчелек илләрдә, аерым төбәкләрдә аерым елларны ниндидер бер исем астында уздыру гадәткә кереп бара. Әйтик, узган ел Россиядә Фән һәм технологияләр елы шигаре астында узса, Татарс...
Соңгы вакытта күпчелек илләрдә, аерым төбәкләрдә аерым елларны ниндидер бер исем астында уздыру гадәткә кереп бара. Әйтик, узган ел Россиядә Фән һәм технологияләр елы шигаре астында узса, Татарстанда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы иде. Быелгы 2022 ел исә Россиядә Халыкларның мәдәни мирасы елы, ә Татарстаныбызда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Ут күршебез булган Башкортстанда 2021 ел Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы девизы астында үтсә, быел исә Һөнәри белемне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы буларак узарга тиеш.
Дөнья башкортлары корылтае Башкортстанда 2020 елны – Башкорт теле, 2021 елны исә Башкорт тарихы елы исеме астында уздырганган иде. 2022 елны ул Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы дип атарга тәкъдим иткән.
2022 елны Россиянең күп кенә төбәкләре үзләренчә атады һәм шул юнәлештә максатлар планы билгеләде. Әйтик, 2022 ел:
Якутиядә – Аналар елы;
Чувашстанда – Танылган якташлар елы;
Удмуртия белән Дагстанда – Мәгариф елы;
Ульяновск өлкәсендә – Студентлар спорты елы;
Чечняда – Сәнәгать елы;
Алтайда – Ак барс елы;
Свердловск өлкәсендә танылган якташлары Мамин-Сибиряк елы дип игълан ителде.
Элек СССР составында булган, бүгенге көндә якын чит илләрдә дә елны ниндидер исем белән гадәте яшәп килә. Мәсәлән, 2022 ел
Белоруссиядә – Тарихи хәтер елы;
Үзбәкстанда – Халык мәнфәгатьләрен тәэмин итү елы;
Казахстанда Балалар елы буларак узачак.

Комментарийлар