Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстанда археологлар борынгы кешеләрнең эш коралларын тапкан

Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәренең экспедициясе сентябрьдә Башкортстанның Баймак районындагы Кызыл Яр 2 археология һәйкәлендә бул...


Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәренең экспедициясе сентябрьдә Башкортстанның Баймак районындагы Кызыл Яр 2 археология һәйкәлендә булды. Галимнәр таш гасырда ясаган кешеләрнең остаханәләрен, ауда һәм көнкүрештә кулланган коралларын тапкан. Бу хакта «Башинформ» хәбәр иттә.




Билгеле мәгълүматлар буенча, берничә йөз мең ел элек кешеләр безнең якларга Якын Көнчыгыш һәм Кавказ краеннан күчеп килгән.
Кызыл Яр 2 тукталышы Сибай белән Баймак районнары арасында, соңгысыннан 13 км ераклыкта урнашкан. Ургаза елгасы ага торган тауара үзәндә борынгы таш гасыр чорына караган кешеләрнең остаханәләре урнашкан. Ул Уфа галимнәре тарафыннан 1997 елда ук ачылган. Тикшеренүләр 5 ел узгач дәвам итте, ә биредә табылган борынгы кораллар (балта, кыргыч) Башкортстан Милли музее экспозициясен тулыландырды, диелә бу хәбәрдә.
Яңа экспедицияне 2022 елда гына биредәге бизнес ярдәме белән үткәрергә мөмкин булды. Таш чыгару компаниясен гамәлгә куючы, белеме буенча тарихчы Сергей Седов казу эшләрен яңарту инициативасы белән чыкты, дип хәбәр итә агентлык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ