Логотип Магариф уку
Цитата:

Баулыда Гаилә фестивале үтәчәк

Баулылар Шәһәр көне һәм Нефтьчеләр көнен каршыларга әзерләнә. Иртәгә Баулының үзәк стадионында зур бәйрәм көтелә.

Бәйрәм программасы төрледән-төрле чара тәкъдим итә: районның сәнгать мәктәбе укучылары, җирле артистлар чыгышлары, Гаилә фестивале,  «Без бергә – мы вместе!» этнофестивальләре...Әлмәт шәһәренең «Леонардо» бәйрәм корпорациясе бәйрәм программасын үзенең чыгышы белән бизәячәк. Моннан тыш, бәйрәм мәйданында иҗат остаханәләре, мастер-класслар, балалар өчен мәйданчыклар, гастрономия зонасы эшләячәк, милли ишегаллары күргәзмәсе, музыкаль мәйданчыклар, кул эшләре осталарының ярминкәләре узачак.. Чарада Татарстан һәм Башкортстан артистларының концерты да була. Бәйрәм уңаеннан ТР атказанган артисты Азалия Зиннәт, ТР һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Радик Юльякшин -Элвин Грей баулыларга зур тамаша күрсәтәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ