Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар
2026 елның 9 маенда халкыбыз Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Казанда күпсанлы бәйрәм чаралары әзерләнә.
Җиңү парады, гадәттәгечә, Меңъеллык мәйданында узачак. Ул иртәнге 10.00 да башлана. Бәйрәм программасында үзгәрешләр бар: быел сугыш техникасы парады булмый. Тарихи һәм заманча техника үрнәкләре башкаланың 1 май мәйданында урнашачак, күргәзмә көн дәвамында эшләр дип көтелә.
19.00 сәгатьтә кичке бәйрәм чаралары башлана, сәхнәдә сәнгать осталары, яшьләр төркемнәре һәм «Поющая Казань» җыелма хоры чыгыш ясаячак.
Үлемсез полк йөреше офлайн форматта үтәчәк. Анда теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен сугыш ветераны булган туганыңның фотосы белән көндезге 12.00 сәгатькә Карл Маркс һәм Толстой урамнары кисешкән урынга килергә кирәк. Акция үзе көндезге 15.00 сәгатьтә старт ала, катнашучылар Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары буйлап Меңъеллык мәйданына юнәләчәк.
Шулай ук бәйрәм чаралары шәһәрнең Бауман урамында, Казан Кирмәне тирәсендә, Җиңү паркында узачак.
Бауман урамында
15.00 – «Этот день мы приближали как могли» иммерсив программасы, 1945 елның 9 май көнен реконструкцияләү чарасы.
Казан Кирмәнендә
10.00 – Җиңү көненә багышланганган чаралар: «Геройлар дивары» («Стена героев») мемориаль стенды, әдәби-музыкаль экспозиция, ак торналар эшләү буенча мастер-класс.
11.00-13.00 ‒ Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Җиңү вальсы» («Вальс Победы»).
17.00-18.00 – Казан Кирмәненең Гамави урыннарында «Җиңү белән өйгә...» («Домой с Победой...»).
Җиңү мәйданында
12.00-19.00 сәгатьләрдә
* Юнармейцлар һәм мәктәп укучыларының хокук саклау отрядлары катнашында җиңү парады.
* «Җиңү фанфаралары» («Фанфары Победы») балалар фестиваленең гала-концерты.
* Концерт программасы.
Бөек Җиңүгә багышланган чаралар 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Аны Казансу яры буеннан, Кирмән яныннан һәм Миллениум күпереннән якыннан күреп булачак.
Оештыручылар бу көнне мобиль элемтә тотрыксыз булырга мөмкин дип хәбәр итә. Димәк, очрашулар, күрешү урыннары турында алдан хәбәрләшеп кую кирәк. Бәйрәм чараларына килгән һәркемне тикшерәчәкләр, үзең белән очлы, кисә торган предметлар, алкоголь эчемлекләр, термос алып килү тыела. Велоспиед, самокатта килүчеләрне, йорт хайваны тоткан кешеләрне мәйданнарга кертмиләр.
8 май көнне 18.00 сәгатьтән алып 10 майның иртәнге 10.00 сәгатенә кадәр шәһәр үзәге җәяүлеләр зонасына әвереләчәк. Меңъеллык мәйданы һәм Кирмән тирәсендә, Бауман, Декабристлар, Ташаяк, Уң як һәм Сул як Болак, Кави Нәҗми, Муса Җәлил урамнары, Цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юл тулысы белән ябылачак. 9 май көнне 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Гоголь, Жуковский, Карл Маркс, Кремль, Лобачевский, Мөштәри, Пушкин, Театр, Толстой, Университет урамнары ды транспорт өчен ябылачак.
Бәйрәм көнне шәһәр транспорты махсус график буенча хәрәкәт итәчәк. Метро көчәйтелгән режимда эшлиячәк. Салюттан соң кешеләрне бәйрәм мәйданчыкларыннан өстәмә автобуслар алып китәчәк.





Комментарийлар