Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары белән таныштырабыз: Асия Заһир кызы Ибраһимова
Асия Заһир кызы Ибраһимова Тәтеш районында мәгълүм шәхес. Ул биредә татар урта мәктәбенең директор вазифасын башкара. Гомеренең 32 елын балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган. Шуның 25 елы – җитәкче...
Асия Заһир кызы Ибраһимова Тәтеш районында мәгълүм шәхес. Ул биредә татар урта мәктәбенең директор вазифасын башкара. Гомеренең 32 елын балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган. Шуның 25 елы – җитәкчелек эшендә.
Бу мәктәптә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та булган, укытучылар, укучылар белән очрашып ачыктан-ачыктан сөйләшкән, аларны игелекле гамәлләргә илһамландырган.
Татар мәктәбе үз алдына куелган максат-бурычларны үтәп килә. Балалар да, ата-аналарда укытучылар хезмәтеннән канәгать. Яхшы күрсәткечләргә ирешүдә Асия Заһир кызыныә өлеше зур.
Тәтештә Халыклар дуслыгы йорты ачылгач, аныә бер тармагын – “Татар үзәге”н җитәкләү бурырычын аңа тәкъдим иткәннәр. “Үземнең иҗади планнарымны чынга ашыру мөмкинлеге күбрәк булачагын белгәч, ризалаштым”, – ди ул.
Шулай итеп ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнашырга җитешә.
Җирле оешма әгъзасы буларак, Асия Заһир кызы Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына делегат итеп сайланган.
Комментарийлар