Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия бәйгесе Казанда старт алды

Бүген Казанның «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” полилингваль комплексы базасында “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” Бөтенроссия һөнәри бәйгесе старт алды. Ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә уздырыла. Бәйгенең максаты – төп белем бирү программаларын туган телдә укытучы иң яхшы туган тел укытучыларының һәм тәрбиячеләрнең инновацион педагогик тәҗрибәләре белән таныштыру. Анда Россиянең 79 субъектыннан туган тел һәм әдәбият укытучылары катнаша. Хәер, Казан үзе дә күпмилләтле. Биредә 115 тән артык милләт вәкиле гомер кичерә. Бәйге 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге бәйге ни өчен нәкъ менә Казанда үтә? Аны бирегә моңа кадәр узган бәйгенең җиңүчесе 41 нче мәктәпнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе  Айсылу Газинур кызы Лотфуллина алып килде дип әйтәбез.

Бәйге кунакларын “Адымнар”ның ишек төбеннән үк оркестр һәм милли киемнәрдән киенгән егетләр, кызлар каршылады. Кунакларны ТР мәгариф һәм фән  министры Илсур Һадиуллин, РФ Президенты эчке сәясәт буенча идарәсенең милли сәясәт департаменты җитәкчесе, жюри рәисе Татьяна  Вагина һәм  РФ халыкларының туган телләре федераль институты җитәкчесе Эсет Бокова тәбрикләде.

Конкурста катнашучылар өчен жирәбә уйнатылды. Ул өч саннан тора. Беренче сан – төркем номеры, икенчесе – аудитория, өченчесе – чыгыш ясау чираты.

Бәйгедә Татарстан Республикасын Казан шәһәре 19 нчы гимназиясенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Гарифҗанова Ләйлә Фаяз кызы – «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2024» һөнәри конкурсы җиңүчесе тәкъдим итә.

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсын ачылу тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында 14.00 дә башланачак.

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ