Логотип Магариф уку
Цитата:

Бу җимешләр ябыгырга ярдәм итә

Алмамы, әллә бананмы?

Диетолог Марина Степаненко, барлык җиләк-җимешләр дә гәүдә авырлыгын киметүдә бертигез файдалы түгел, дип кисәтә. Күпләрендә фруктоза бар, ул артык булганда майга әверелергә мөмкин.

Белгеч сүзләренчә, киптерелгән җиләк-җимеш һәм финик, файдалы дип саналса да, күп калорияле һәм югары гликемик индекска ия. Аларны 20 граммнан да артык кулланмаска кирәк, дип белдерә диетолог.

Манго, банан, хөрмә һәм виноград углеводларга бай, шулай ук ябыгу вакытында рационга кермәскә киңәш ителә. Аларны көннең беренче яртысында ашарга мөмкин, калорияләрне көн дәвамында яндырып өлгерү өчен шулай яхшырак була.

Эксперт цитруслы җимешләр, җиләк, яшел алма һәм груша ашарга тәкъдим итә, чөнки аларда глюкоза азрак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ