Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Малайзия киносы көне

“Алтын мөнбәр” Казан халыкара кинофестивалендә бүген Малайзия киносы көне. Тамашачыга “Сабда Кекасих” (режиссеры Әзһәри Мохд Зэйн) һәм “Мемуары Гуру Соранга” (Кьёл Хәмзә) фильмнары тәкъдим ителә.

Бер үк вакытта фестиваль кунаклары Татарстан башкаласы Казан белән дә таныша.  Малайзия кунаклары да искәрмә түгел. Алар бик рәхәтләнеп Болгарга сәяхәт кылдылар, Иске Татар бистәсе урамнарында йөрделәр. Татар халкының милли мәдәни-тарихи  җәүһәрләрен,  халык сәнгате һөнәрләрен яңартып, шуларга заманча сулыш өреп, яшь буынга җиткерүче уку йорты – Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы кунакларда шулай ук зур тәэсирләр калдырды.

Кунакларны техникум директоры педагогика фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Кыяметдин кызы Сәүбанова каршылады һәм уку йорты белән таныштырды. Бер башта Казан җөе белән эш итүче күнчеләр, икенчесендә көмешчеләр, арырак чигүче-тегүчеләр.   Биредә белем бирүче педагогларның һәм аларның шәкертләренең эшләре, күптән инде Россия чикләрен узып, Франция, Австралия, АКШ, Голландия, Португалия, Бөекбритания коллекционерларының шәхси тупланмаларында саклана.

Студентларның диплом эшләре куелган күргәзмә залы хәзер инде үзе бер музейны хәтерләтә. Араларында милли музей фондларында саклана торган яка чылбыры, чулпы, филигрань чигә алкалары, беләзек кебек экспонатларның күчерелмә-реконструкцияләрен күреп шаккатасың. Студентлар кулы белән җитештерелгән эшләнмәләр гыйлем белән гамәлнең ничек бер-берсен тулыландыра баруына һәм камиллекнең чиге юк дигән гыйбарәгә бер  дәлил булып тора.

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ