Бүләккә – концерт
Питрәчнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Укытучылар көнен күңелле һәм истә калырлык итеп уздырдылар.
Укучылар мөгаллимнәренә бүләккә зур бәйрәм концерты әзерләде. Ул гына да түгел, укытучыларны мәктәпкә аяк басуга ук бәйрәм котлавы, үзләренең портретларыннан торган рәсем күргәзмәсе, кызыклы мәйданчыклар, сюрпризлар каршы алды ул көнне. Бәйрәмгә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Марина Алексеевна Харитонова да килгән иде. Ул физика һәм информатика укытучысы Петр Васильевич Курицын, биология, география укытучысы Елена Викторовна Киселевага район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды, коллективны чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итеп, фидакяр хезмәтләрендә киләчәктә дә зур уңышлар теләде.
Бәйрәмгә кунак буларак чакырылган укытучылар ул көнне үзләрен сәхнәдә күрербез дип тә көтмәгән иде, әлбәттә. Укучыларың сәхнәгә битлек киеп чыкса “менәсең” икән!
Лилия Гатиатуллина фотолары
Комментарийлар