Логотип Магариф уку
Цитата:

Булат Бәйрәмов: «Өч кыз әтисе булу бик рәхәт»

25 сентябрь «Ялкын» журналы редакциясенең «Кәеф» студиясендә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева, алып баручы Булат Бәйрәмов һәм кызлары Таңсылуның Россиядә Гаилә елы уңаеннан төшерелгән клибының махсус премьерасы узды.

«Калсын күңел яшь булып» клибының төшерү идеясе иҗади гаилә-трионың октябрь-ноябрь айларында узачак концертларына әзерләнгәндә туган икән. Бу хакта клипның режиссер-сценаристы Азат Гыйльметдинов сөйләп узды:
– Булат һәм Ләйсән социаль челтәрләрендә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтне чагылдырган роликлар төшерәләр. Безгә шушы форманы яңартырга кирәк иде. Шуңа күрә, беренчедән, без аны «Гаилә җыры» дип атадык. Ә, икенчедән, максатыбыз – гаиләне тулаем күрсәтү иде. Клипны ике буынга да кызыклы итеп эшлисе килде. Әти-әни күзлегеннән дә, яшьләр күзлегеннән дә карагач, кызыклы иттереп, - диде ул.
Очрашуда гаилә, тәрбия темаларына сөйләшүләр дә булды. Булат Бәйрәмовка 3 кыз әтисе булу ничегрәк ул? дигән сорау бирелде. Ул аңа болай җавап кайтарды:
– Бик рәхәт. Әти кеше кызларына ничек тәрбия бирә ала? Ул, беренчедән, хатынын яратырга, аңа матур сүзләр әйтеп торырга тиеш. Шулай ук кызларына да ягымлы сүзләрне жәлләмәскә тиеш. Чөнки кызлар бит киләчәктә аң төпкеле аша егетләрдә әтисе моделен эзли, – диде ул. 
Чара импровизацион фатирник белән тәмамланды: артистлар трио һәм дуэт буларак та укулеле, гитарага җырладылар. Моңлы да соң үзләре!

Кызыклы факт: Клипта Равил Закиров, Марат Клубника кебек блогерлар да катнаша. 

Клипны сылтама аша карарга мөмкин: https://vk.com/wall-25173376_30135

 
                                                                                                                                                                                                      Автор фотолары 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ