“Мәгариф” һәм «Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе, Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм ТР Язучылар берлеге 2016 елның 25 мартында Мөслим гимназиясендә III Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2016” чарасын үткәрә.
III Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2016” чарасы максаты һәм бурычлары:
1. Укуларның максаты:
- укытучыларны фәнни-эзләнү эшләренә тарту;
- матур әдәбият аша туган телгә, милләткә карата хөрмәт тәрбияләү;
- сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру;
- гомуми төп, урта белем бирү йортларында белем бирүче укытучыларны үстерү юлларын билгеләү, тәҗрибә уртаклашу.
2. Бурычлары:
- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле язучы Фоат Садриев, Мөслим төбәге әдипләре, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗатын өйрәнү;
- укытучыларның фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерү.
Чараның нигезләмәсе.
Комментарийлар