Логотип Магариф уку
Цитата:

Быелгы җәйдә нинди һава торышы көтелә?

Һичшиксез, бу сорау бөтенебезне дә кызыксындыра. “Татар-информ” агентлыгына килгән КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Юрий Переведенцев, КФУның метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев, авы...

Һичшиксез, бу сорау бөтенебезне дә кызыксындыра. “Татар-информ” агентлыгына килгән КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Юрий Переведенцев, КФУның метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТФА академигы Марсель Таһиров бу хакта журналистларга шактый тулы мәгълүмат бирде, фаразларын җиткерде. Әлбәттә, фаразларын. Чөнки тулы, дөрес мәгълүматны бер Ходай гына белә. Сүз дә юк, фаразлар узган елларда җыйган, теркәлгән мәгълүматларга таянып, чагыштырып әйтелә.

Ю. Переведенцевның әйтүенчә, быел җәй, былтыргы белән чагыштырганда, өч атнага “соңарып” килгән. Былтыр уртача температурага, ягъни 15 градус җылылыкка  9 майда ук ирешсәк, ягъни җәйгә аяк бассак, быел җәй 30  майда гына килгән. Һәрхәлдә, май ае язга карый. Безнең якларда җәй кайчан бетә соң? Бу хәл, гадәттә, 20 сентябрь тирәләренә туры килә. Уртача температура 10 градус җылыдан кимесә, җәй бетте дип уйлагыз.
Кайберәүләр, июль ае да май сыман салкынча булыр, дип фаразлый, Сез ничек уйлыйсыз, дигән сорауга: “Гадәттә май салкынча килсә, июль салкынча булмый. Быел да һавалар кисәк үзгәрмәс кебек”, – дип җаваплады профессор.
– Майның салкынчарак килүе яхшырак та булды әле. Озынборыннар әллә ни аптыратмады. Быел яңгырлырак җәй көтелсә дә, кояшы, җылысы булыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, дәвамлы, көчле яңгырлар көтелми. Шул ук вакытта Латин Америкасында корылык күзәтелә. Австралиядә яңгыр чиләкләп коя. Бүген бездә уртача җылылык –   19 градус. Көннәр әкренләп җылына. Июнь-июль яхшы булыр төсле. Август та йөзгә кызыллык китермәс сыман. Кояш былтыргы кебек кыздырмаса да, кызынырга мөмкинлек булачак. Сентябрьдә көннәр җылы булыр дип торабыз, – дип сөйләде үз чиратында Тимур Әүхәдиев.
Марсель Таһиров, табигый, авыл хуҗалыгы белгече буларак, кыр-басудагы хәлләрнең торышына тукталды. “Әлегә яңгырлар артык күп яуды дип зарлана алмыйбыз. Бездә сыйфатлы орлык бар. Ашлама да җитәрлек. Авыл хуҗалыгы өчен туфракның әзерлеге, чәчү әйләнеше, яңгырларның үз вакытында явуы, игеннәрне тамырдан тукландыру мөһим. Уҗым культураларының торышы яхшы, сабан культуралары да күркәм генә күтәрелеп килә. Иң мөһиме: кисәк температура үзгәрешләре булмады. Шушы рәвешле дәвам итсә, быел яхшы гына уңыш җыеп алырбыз дип өметләнәбез”, – дип чыгыш ясады ул.
Су керергә буламы әле, дип кызыксынды ахырда журналистлар. “Хәзерге вакытта Кама суының температурасы 15 градуска җитеп килә. Рәхәтләнеп су коену өчен, су җылылыгы ким дигәндә 17,5–20 градуска җитүе кирәк”, – диде бу җәһәттән Тимур Әүхәдиев.

Рәшит Минһаҗ


Фото: https://multiurok.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ