Быелгы Тукай бүләге ияләре
Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2024 елгы ияләре билгеле булды.
Бүген Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре буенча Рәис каршындагы комиссия утырышы узды. Анда быелгы лауреатлар ачыкланды.
– Харрасов Ләис Мәүлид улы «Узганны кабатлау» китабы өчен.
– Җәмитов Кадим Җәлил улы күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышланган скульптур портретлар һәм фигуралар сериясен оештырган өчен.
– Тәминдарова Миләүшә Әмир кызы Татарстанның татар хор мәдәниятен үстерү, алга этәрү һәм саклап калу өчен, ә атап әйткәндә, «Татар хор музыкасы антологиясе» хезмәтләре өчен.
– Вайнер Борис Гыйршевич балалар шигъриятенә, проза һәм драматургиягә күпьеллык өлеш керткәне өчен.
Белешмә:
Премия югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, авторлык стиле, яңа үзенчәлекле һәм оригинальлеге белән аерылып торган, шулай ук сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен (рәсем ясау, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше) әсәрләре илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, җәмәгатьчелек танылуы алган, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.
Премия, гадәттәгечә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Рәисе тарафыннан тапшырыла. Премиянең күләме 1 млн сум.
Фото: © "Татар-информ"
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстан Рәисе язылучыларны котлады
Рөстәм Миңнеханов язылучыларны Туган тел көне һәм Тукай туган көне белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналына язылучыларны Туган тел көне һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көне белән тәбрик итте.
«Татар телем – халкым теле!» – дип язган республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов видео да куйган, анда Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырендәге беренче юл яңгырый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар