Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыда «Мәгариф: чынбарлык һәм киләчәк» педагогик форумы узачак

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Мәгариф: чынбарлык һәм киләчәк» XII Халыкара ачык педагогик форумы узачак.

16 һәм 17 майда Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Россия Мәгариф министрлыгы һәм ТР Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XII халыкара ачык педагогик форумы узачак.

Чараның максаты – мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең, галимнәр һәм педагогларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышу, алдынгы тәҗрибәләрне барлау һәм алар белән уртаклашу. Катнаш форматта узачак форум Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән (Алжир Халык Демократик Республикасы, Төрекмәнстан, Казахстан) меңнән артык катнашучыны җыячак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Форум кысаларында пленар утырыш һәм секцияләр эшчәнлеге каралган. Төп игътибар 8 темага юнәлдерелә: 

  • Математик белем бирүдән технологик суверенитетка.
  • Тел белеме: традицияләр һәм инновацияләр. 
  • Бердәм белем бирү киңлеге: «Мәктәп – колледж – югары уку йорты». 
  • Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем: актуаль алымнар, психологик-педагогик технологияләр һәм инклюзив практикалар. 
  • Югары уку йортында һәм мәктәптә тарихи белем бирүнең заманча торышы һәм перспективалары. 
  • Физик культура һәм спортның психологик-педагогик һәм медицина-биологик нигезләре  Укытучыларга өзлексез педагогик белем бирү шартларында фәнни-методик ярдәм.
  • Халыкара мәгариф киңлеге: бәйләнешләр һәм перспективалар.

Форумның ачылышы һәм пленар өлеше Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры базасында узачак. Биредә шулай ук интерактив күргәзмә мәйданчыклары да урын ала. Форумда катнашучылар инновацион эшләнмәләр һәм шәһәр һәм республиканың мәгариф өлкәсендәге казанышлары белән таныша алачаклар. 

Фотолар Яр Чаллы дәүләт педагогия университетыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ