Логотип Магариф уку
Цитата:

Cайлаулар дәгъвасыз булмый

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев,  “Татар-информ” агентлыгында булып, журналистларны 17-19 сентябрь көннәрендә үткәрелгән РФ Дәүләт Думасына сайлауларның якын...

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев,  “Татар-информ” агентлыгында булып, журналистларны 17-19 сентябрь көннәрендә үткәрелгән РФ Дәүләт Думасына сайлауларның якынча нәтиҗәләре белән таныштырды.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең аңлатуына караганда, Татарстан сайлаучыларының 78, 92 проценты сайлау участокларына килеп үз ихтыярын белдергән. Сайлаучыларның 79  проценттан артыгы «Бердәм Россия» партиясенә өстенлек биргән. Татарстанда биш процент барьерын янә бер партия – КПРФ кына уза алган (9,6 процент). Аерым алганда, ЛДПР – 2.8, «Гадел Россия – Дөреслек өчен» – 2,69, КПКР ( Россия коммунистлары коммунистлар партиясе) – 1, 33, “Яңа кешеләр”   1,01 процент тавыш җыйган. Калган партияләр бер процент та тавыш җыя алмаган.
Татарстандагы бер мандатлы сайлау округларының алтысында да “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре җиңеп чыккан. Идел буе округында – Илья Вольфсон, Мәскәү округында – Илдар Гыйльметдинов, Түбән Кама округында – Олег Морозов, Чаллы округында – Әлфия Когогина, Әлмәт округында – Азат Ягъфәров, Үзәк округта Марат Нуриев өстенлек иткән.

  • Иң мөһиме: сайлаулар турындагы закон бозылмады. Вак-төяк хилафлыклар булмый калмый. Әлеге хилафлыклар сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясый алмый. Аерым алганда, сайлау барышы, тәртибе уңаеннан 152 мөрәҗәгать булды. Чит илләрдән килгән күзәтүчеләр дә сайлауның үтә күренмәле, ачык узуын әйтте. Барлыгы 16 меңнән артык күзәтүче катнашты. Билгеле, җиңелгән, Думага уза алмаган партияләр дәгъва белдерми калмый. Сайлаулар шикаятьсез булмый инде, – дип җавап бирде А. Кондратьев журналистларның, бер җитди закон бозу очрагы да булмады мени, дигән соравына. – Җәмәгатьчелек контроле нык булды. 16 мең күзәтүче катнашты. Һәр участок ике күзәтү камерасы белән җиһазландырылган иде. Дөрес, өч көндә 12 элемтә өзелү очрагы булды. Бу – бик кечкенә күрсәткеч. Әле бит бер камера ватылса, икенчесе бар. Халкыбыз шактый актив катнашты. Без инде ковидлы хасталар катнашмас, күп дигәндә 5-6 теләк белдерүче табылыр дигән идек. Шундый 298 хаста үз ихтыярын җиткерде.


Сайлау комиссиясе рәисе А. Кондратьев сайлау барышын яктыртып барганнары өчен актив блогерларга рәхмәт әйтте, журналистларны сайлау комиссиясенең экспертлар советы эшчәнлегендә активрак катнашырга чакырды. Кырык мең татарстанлы мобиль сайлаучы хезмәтеннән файдаланды, бу хезмәттән файдаланучылар киләчәктә әле тагын да артыр, дип билгеләп үтте рәис.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ