Логотип Магариф уку
Цитата:

Депрессиягә төшүчеләр саны арта. Әлеге авырудан ничек котылырга?

       Депрессия яшәрә, бездә генә түгел, дөньякүләм дип чаң кага табиблар. Элек 14 яшьтән соң гына мондый диагноз куелса, хәзер 12-13 яшьтә үк. Үз-үзенә кул салучылар арасында хәтта 10 яшьлекләр дә б...

       Депрессия яшәрә, бездә генә түгел, дөньякүләм дип чаң кага табиблар. Элек 14 яшьтән соң гына мондый диагноз куелса, хәзер 12-13 яшьтә үк. Үз-үзенә кул салучылар арасында хәтта 10 яшьлекләр дә бар. Әлеге хәлгә китереп җиткергән төп сәбәпләрнең берсе - депрессия. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Анда КДМУның психотерапия һәм наркология кафедрасы профессоры Римма Нәбиуллина һәм психиатрия, наркология һәм медицина психологиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Юрий Калмыков катнашында «депрессияле халәтне профилактикалау» чаралары турында сөйләшү булды.


       Бүген - 7 апрель - Халыкара сәламәтлек көне. Гадәттә аны дөнья күләмендәге  иң глобаль мәсьәләләргә багышлыйлар. Быелгысы «депрессияле халәтне профилактикалау» шигаре белән үтә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы «сәламәтлек нәрсә ул» дигән сорауга, «ул авырулар булмау гына түгел, физик, рухи һәм социаль халәтнең иминлектә булуы да» дип җавап бирә.


Депрессия төрле яшьтәге һәм төрле социаль төркемгә караган кешеләр арасында таралган. Матди җитешлеккә дә карамый. Яшәү шартлары буенча иң алдынгы урыннарда торучы Швециядә, мәсәлән, бу чир нык таралыш алган. Ничек котылырга әлеге авырудан? Спикерлар  төрле юлларын күрсәтте.



«Балаларны депрессиягә төшүдән саклаучылар – аларның әти-әнисе. Гаиләдән күп нәрсә тора. Иң яхшы тәрбия баланың ата-анасына теләсә кайсы сорау белән мөрәҗәгать итә алуы, аларны иң ышанычлы кешеләре дип санавы. Баланы аңларга һәм аңа һәрчак ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Үсмерлек чоры дигән кризиста, чынлыкта, булмаска тиеш. Моның өчен бала белән үзара җылы мөнәсәбәтләр булдыру, аңлашып яшәү генә кирәк. Гаиләдә балага җәбер-золым күрсәтү дә ул аңа сугу яисә аны кыйнау дигән сүз генә түгел әле, ә шәхес буларак хөрмәт итмәү дә», - диде Римма Рафаэловна.


g2576 Чыганак: «Татар-информ» МА


Депрессиягә төшүчеләр күбрәк хатын-кызлар икән. Саннар белән әйтсәк, ике тапкыр күбрәк. Ирләр, гадәттә, исерткеч эчемлеккә үрелә, депрессиядән шул рәвешле «чыкмакчы» була. Иң куркынычы, депрессиянең кешене аяныч хәлгә төшерүе: ул соңгы чарага - суицидка бара. Шунысы игътибарга лаек, төрмәдә утыручы ир-атлар арасында суицидны “сайлаучылар” иректәгеләр белән чагыштырганда өч тапкыр кимрәк икән.


Шушы иң зур гөнаһларның берсенә төшүдән кешене дин дә саклап тора. «Дин – ул җәмгыятьтәге психотерапияләрнең берсе», - диде спикерлар.



«Татарстанда хәлнең тотрыклылыгы, Россия төбәкләре арасында бу мәсьәләдә күпкә имин төбәк булуы ислам диненең йогынтысы белән дә бәйле», – диде Юрий Алексеевич.

Күңел төшенкелегенә теләсә кайсыбыз бирелеп китәргә мөмкин. Ә иң әһәмиятлесе, аннан вакытында чыга белергә кирәк. Күңел түребездә яхшы уй-фикерләргә яшел юл ачыйк. Әйләнә-тирәдәгеләрнең дә безнең белән аралашудан кәефе генә күтәрелсен. Әгәр «үзебез генә бу хәлдән чыга алмыйбыз» дип саныйсыз икән, республикабызда тәүлек әйләнәсендә психологик ярдәм күрсәтелә, ышаныч телефоннары эшли. «Сердәш – 129» психология хезмәте интернет аша онлайн режимда (Serdech129.ru) ярдәм итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ