Дәүләт Советында музыка ни сәбәпле яңгырый? (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген, 15нче май, Гаилә көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советында Ф.Х. Мөхәммәтшин тәрбиягә балалар алган гаиләләр белән очрашты. Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында 1513 шундый гаилә бар, аларда...
Бүген, 15нче май, Гаилә көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советында Ф.Х. Мөхәммәтшин тәрбиягә балалар алган гаиләләр белән очрашты. Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында 1513 шундый гаилә бар, аларда 2907 бала тәрбияләнә, шуларның 300е - күпбалалы гаиләләр.
Ф.Х.Мөхәммәтшин үзенең чыгышын кунакларны зур бәйрәм – гаилә көне белән котлавыннан башлады: “Монда чакырулы һәр гаилә игътибарга лаек, һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм”, - диде Дәүләт Советы рәисе.
“Әйтергә кирәк, мондый гаиләләрдә эгоистлар булмый, һәрвакыт бер-береңә ярдәм итү, терәк булу, мәрхәмәтлелек хөкем сөрә.Тагын шунысы игътибарга лаек: тәрбиягә бала алган гаиләләрдә аерылышулар булмый диярлек, чөнки чит кеше баласын карау – зур җаваплылык Шунысы сөендерә: депутатлар арасында да тәрбиягә бала алган гаиләләр бар”, - дип сүзен дәвам итте Фәрит Хәйруллович.
Тукай районы Сәмәкәй авылыннан килгән Исхаковлар гаиләсенең дә әйтер сүзләре бар: “Мин үзем укытучы кеше, - дип сүзне башлады Альфира ханым, - минем класска тәрбиягә алынган бер малай укып йөри башлады. Мин аның моңсу күзләренә карап, үземнең дә тәрбиягә бала алып, бәхетле итәсе килүемне аңладым. Бу турыда тормыш иптәшем Раиф белән уртаклашкач, ул һичшиксез ризалашты һәм бүгенге көндә без Альбина белән Әлфинәне үз кызларыбыз кебек яратабыз. Безнең үзебезнең дә ике улыбыз бар, алар инде үз гаиләләре белән яши, оныкларыбыз да бар”.
Балалар йорты баланың даими яшәү урыны булырга тиеш түгел, һәр сабыйның әти-әниле һәм өйле булырга хакы бар.
Яшел Үзән районы Норлат авылы балалар йорты тәрбиячесе Роза Кашапова фикеренчә, гаиләгә яшүсмер балаларны теләп алмыйлар, чөнки бу вакытта баланың холык-фигыле үзгәрүчән була, гаиләгә кереп китергә аларга авыррак, монысы хак. Әмма алар да гаиләле булырга хаклы бит, дип күңеле сыкрануын җиткерде. Үзләре исә ире Илдус белән әлеге балалар йортында эшлиләр һәм үзләренең ике баласы янына тәрбиягә 6 бала алганнар.
П.П. Звегинцевның да чыгышы күңелгә үтеп керерлек иде: “Мин үзем күпбалалы гаилә башлыгы, 16 балабыз бар. Әлбәттә, 16 баланы да вункердинд итеп тәрбияләү мөмкин түгел, без моны бурыч итеп тә куймыйбыз. Иң мөһиме: аларның сәламәтлегенә аеруча игътибар итеп, аларның социальләшү процессын җиңеләйтү. Безнең гаилә консультатив төркем әгъзасы да. Без бит теоретиклар түгел, практиклар. Безнең киңәшләр Татарстан Республикасының күп районнардагы гаиләләргә ярдәм итте инде. Бу эшне алга таба да дәвам итәбез”, - диде ул.
Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең әһәмияте шунда ки: бала гаиләдә алган тәрбияне иң яхшы балалар йортында да ала алмый.
Ф.Х. Мөхәммәтшин тәрбиягә бала алучы гаилә династияләрен билгеләп үтте. Үзләре үк тәрбиягә алынган балалар булып, үсеп җиткәч, әти-әни булгач, балалар йортларыннан тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең күбәю тенденциясе күзәтелә. Шушындый олуг шәхесләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Л.О. Сулима, “Яшь гвардия” оешмасыннан Д.Р.Бариев та кунакларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында балалар йортларының кимүе шатландыра. Анда эшләүчеләр дә бар иде очрашуда. “Әгәр дә балалар йортларында эш бетсә, хәтта без эшсез калсак, без, анда эшләүчеләр, сөенер идек кенә”, - диделәр алар бертавыштан.
Очрашу ахырында Бөгелмәдән килгән Красновлар гаиләсе музыкаль чыгышлары белән кунакларның күңелен күтәрделәр. Ф.Х. Мөхәммәтшин исә: “Очрашуны тәмамлыйсы да килми. Бу законнар кабул итә торган залда музыка бик сирәк яңгырый. Бүген искәрмә рәвешендә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә рәхмәт йөзеннән Дәүләт Советында да музыка яңгырый.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Гомер кичергәндә сайрашып
Вәсилә ханым белән “Ак калфак” оешмасының җыенында таныштык. Ике ханымның үзара сөйләшү рәвешенә карап мин аларның мишәр таифәсеннән икәнен аңлап алдым. Сүз кушкач, чыннан да Пензадан килүләре мәгълү...
Вәсилә ханым белән “Ак калфак” оешмасының җыенында таныштык. Ике ханымның үзара сөйләшү рәвешенә карап мин аларның мишәр таифәсеннән икәнен аңлап алдым. Сүз кушкач, чыннан да Пензадан килүләре мәгълүм булды. Вәсилә ханымның апасы Ләйлә заманында шул якларның милли әйдәманы Бәкер Акҗигитев кул астында да эшләгән, татар мәдәнияте белән азмы-күпме таныш хатын, шул төбәктә “Ак калфак”ның бүлемтеген оештыручыларның берсе. Ул, әлбәттә, Казанга чакырылгач, үзе белән бергә сеңлесен дә алып килгән.
- Мин үзем космополит кеше, ләкин олыгайган саен милли тамырлар турында да уйлана башлыйсың икән, - диде Вәсилә, үз-үзенә гаҗәпләнгәндәй. - Әти-әни тәрбиясе эзсез югалмый.
Мондый милли-мәдәни җыеннарга кайчакта татар тормышына бернинди катнашы булмаган кешеләрнең дә килүен белгәнгә, мине иң әүвәл Вәсиләнең шәхси тормышы, нәсел-нәсәбе кызыксындырды. Мәгълүм булганча, Пенза ягында татар морзаларының токымы әле дә очрый, алар чыгышларын онытып бетермәгән. Вәсиләнең бейдҗигында да Богданова дип язылган, ә бу Бихан нәселенә тоташкан морзаларның нәсел аты. Әлбәттә, Вәсилә ханым татар әдәби телендә шактый кыенлык белән сөйләшә, әмма бит хәзер Казанның югары мөнбәрләреннән дә, әгәр дә кеше үзен татар дип сизә икән, телне белмәскә дә мөмкин, дигән сүзләр ишетелгәли башлады. Мондый мәртәбәле җыенга килгән затлы ханым чәченә уч төбе кадәр генә калфак чәнчеп куйган, бу җәһәттән шикләнмәскә мөмкин иде: ул инде үзен тәгаен татар дип сизәргә тиеш! Вәсилә Пензаның архитектура һәм төзелеш дәүләт университетында “Дизайн” кафедрасы доценты, киемнәр бизи; киләчәктә милли татар киемен камилләштерү эшенә дә тартылырга нияте юк түгел икән.
Үзе Пензада туып үссә дә, әти-әнисе авылдан, әтисе Зәкәрия Тренгулов (дөресе Терегулов – Тәңре колыннан) белән әнисе Алия ханым кызларын үзебезчә тәрбияләргә тырышкан, бала чакларында әби-бабай янында яшәргә авылга кайтарганнар. Олы кызлары Ләйлә урыс егете Владимирга кияүгә чыккач, бигрәк тә әниләре авыр кичергән.
- Бүтән милләт вәкилен тиң күрмәүдән түгел, нәселебез юкка чыга, дип борчылу иде ул, - ди Вәсилә. - Әти дә шаярта иде, имеш, Ләйләне урыска биреп без инде Рәсәй алдында бурычыбызны үтәдек, хәзер үзебез турында да уйларга була – син инде үз милләтебез кешесенә чыгарсың, дип әйткәне хәтердә. Тик бит Пензада күбрәк урыслар яши, сыйныфташларның күбесе шулар, күршеләр шулар... Кеше гадәттә үз бәхетен якын-тирәдә эзли. Сыйныфташым Андрей Шестаковның миңа битараф булмавын сизми мөмкин түгел иде. Пензаның төзелеш институтында укыганда ул өйләнешергә тәкъдим дә ясап карады. Ләкин ата-ана сүзе бар бит. Әнинең елаудан кызарган күзен искә төшердем дә тәкъдимне кире кактым. Ниһаять, мине татар егетенә димләделәр. Миңа инде 22 яшь, кияүгә чыгарга вакыт. Очрашуны ул Багыш мәйданчыгына (смотровая площадка) билгеләгән иде. Аннан бөтен Пенза уч төбендәгедәй күренә. Мин, кызларга хас булганча, бераз соңга калдым. Әле дә хәтеремдә - мәйданчыкта ап-ак киемнән ул басып тора. Озын буйлы, киң җилкәле. Еракка йөзү штурманы Җиһанша Богданов... Ул шәһәрдән ерак түгел Устюза авылыннан иде. Вакыты җиткәч, улыбыз Чыңгыз туды. – Вәсиләнең күзен томан каплагандай булды. – Ләкин тормышыбыз барып чыкмады, - диде ул. - Кавышуыбызга дүрт ел дигәндә аерылыштык.
- Ирегезнең ерак диңгезләрдә озаклап йөзүе сәбәп булдымы әллә?
- Көнләште шул. Һәрвакыт өйдә утыруымны таләп итте. Ә минем тагын укыйсым килә, социаль баскычтан өскә күтәрелергә атлыгам. Аның исә минем карьера турында ишетәсе дә килми. Татар хатыны хуҗабикә булырга тиеш, аның карьерасы өйдә, балалар янында, дия иде мәрхүм.
Минем сораулы карашымны искәреп, ул бераз авышкан калфагын төзәтеп куйды.
-Аерылышуны бик авыр кичерде ул. Горур кеше иде, гарьчел. Аракыга хирыслашты. 53 яшендә дөньядан китеп тә барды.
Бер мәлгә сөйләшмичә утырдык. Кеше язмышын бәяләп булмый. Иң яхшысы – галиҗәнап Тәкъдиргә аткарып калдыру. Шунысы гына анык: туенган хатынның уе чәчелми гадәттә.
- Ә Чыңгызым Казанда укыды! – диде Вәсилә, күзләре балкып китте.- Суворов училищесында. Аннары хәрби белем алуны Пензаның югары артиллерия училищесында дәвам итте, әтисе кебек офицер булды. Татар телендә яхшы сөйләшә. Бала чагында җәйне әтисенең авылында үткәрә иде. Хәзер Пензада хәрби госпитальдә эшли.
Әйе, морзалар үзләре дә сизмичә хәрби эшкә тартыла, кан тарта, мөгаен. Әле исем дә бит – Чыңгыз!
- Андрей өйләнгән идеме соң? – дип сорадым мин.
- Юк. Ирем белән аерылышкач, ул өйләнешү турында тәкъдимен тагын кабатлады. Тик мин ризалашмадым. Җиде елдан соң гына – ул арада мин Мәскәүдә архитектура институтында аспирантура тәмамларга өлгердем – без, ниһаять, кавыштык. Яшьлек мәхәббәте шулай көчле булып чыкты. Дүрт елдан кызыбыз Сафия туды. Мулла чакырып исем куштырдык.
“Әлбәттә, кызның исеме документка София булып теркәлгән инде,” – дип уйладым мин, мондый гаиләләрнең әхвәлен яхшы белгәнгә, тик эндәшмәдем. Үз-үзеңне алдап яшәү дә татлы була еш кына.
- Андрей чын замана кешесе, ирегемне кысмый, эшем белән кызыксына, берәр уңышка ирешсәм, дәртләндереп җибәрә. Хатын-кызга тагын ни кирәк?
Мин җилкәмне сикерттем. Чыннан да бүтән берни дә кирәкми шикелле.
- Димәк, син бәхетле? – дип сорадым мин сак кына.
- Бәхетле! – диде ул акрын гына.
Мин аңа ышандым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар