Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе
8–14 апрель көннәрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы планы нигезендә калорияләрне санау атналыгы уза.
Бөтен гаилә белән сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыру аеруча мөһим, ди белгечләр. Балалар ашаганда да өлкәннәрнең уңай үрнәген күрергә тиеш. Бергәләп файдалы ризыклар әзерләү, иртәнге аш, төшке аш һәм тулы гаилә белән кичке аш әзерләү – уңай психологик климатның ачкычы.
Автор фотосы
Комментарийлар