Энгель Фәттахов Татарстанның алдынгы укытучыларын бүләкләде
Мөслимдә узучы август конференциясенең милли мәгарифкә багышланган секция утырышында Мәгариф һәм фән министры Татарстанның алдынгы укытучыларын бүләкләде. Милли мәгариф өлкәсендәге уңышлары, күп еллык...
Мөслимдә узучы август конференциясенең милли мәгарифкә багышланган секция утырышында Мәгариф һәм фән министры Татарстанның алдынгы укытучыларын бүләкләде.
Милли мәгариф өлкәсендәге уңышлары, күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчент өч кеше күкрәк билгесе алды:
- Кукмара районы башкарма комитеты мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге методисты Зилия Галиева,
- Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова,
- Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова.
Почет грамотасы Тәтеш районы авылы укытучысы Галина Абраконовага тапшырылды. Аның укучысы халыкара олимпиадада югары әзерлек күрсәткән.
Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән Казанның 155 нче гимназиясе директор урынбасары Ләлә Ибатуллина, Сара районы Әзмә мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Василә Мифтахова, Мөслим районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе милли мәгариф бүлеге методисты Нурания Шәймарданова, Чаллы башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе баш белгече Халидә Шабалина бүләкләнделәр.
Тулы исемлек белән биредә таныша аласыз.
Комментарийлар