Эльмира Зарипова: «Бергә булырга 365 мөмкинлек»
Татарстанда зур гаилә ял көннәре май аеннан сентябрь аена кадәр барлык районнарда да узачак.
Татарстан Гаилә елына багышланган «Зур гаилә яллары» Бөтенроссия проектын тормышка ашырырга әзерләнә. Татарстанда зур гаилә ял көннәре май аеннан сентябрь аена кадәр барлык районнарда да узачак. Вакыйгалар ике көн рәттән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үтәр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» конференцияләр залында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Гаилә ял көннәре» дип аталган масштаблы проект кысаларында республикада яшәүче төрле буын гаиләләр өчен төрле, кызыклы, бай мәдәни чаралар тәкъдим ителәчәк.
«Әлеге проект гаиләләрне берләштерү максатыннан оештырыла. 90 процент гаиләләрнең 37 проценты гына гаилә белән бергә ял итү мөмкинлегенә ия. Шуңа бу чараның максаты гаиләләргә бергә ял итәргә, марафонда йөгерергә, ярышларда, уеннарда, мастер-классларда бергәләп катнашырга чакыру», – дип билгеләп үтте ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Казанда Гаилә ял көннәре 11–12 майда, 1–2 июньдә, 6–7 июльдә узачак. Районнарда гаилә ял көннәре 18–19 майда старт ала. Әлмәт,Чистай районнарында мондый чаралар 1–2 июньдә һәм 6–7 июльдә, Азнакайда 18–19 һәм 17–18 августта узачак. Чаралар программасы белән Татарстанның Гаилә елы порталында танышырга була.
Таңсылу Габидуллина
Автор фотосы
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казанда Архив киносы фестивале узачак
15 майдан Казанда беренче тапкыр республика Архив киносы фестивале башланып китә.

Әлеге фестваль «Татаркино»ның 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырыла. 15 майдан Казанда беренче тапкыр республика Архив киносы фестивале башланып китә. Программага үзенчәлекле кинотасмалар, аз билгеле фәнни һәм Татарстанның танылган шәхесләре турында фильм-портретлар, шулай ук Казан кинохроникасы кертелгән.
Фестиваль Казандагы Аксенов исемендәге скверда һәм республиканың район үзәкләрендә ачык һавада узачак. Казан мәйданчыгында 16 тамаша булачак, һәр мәдәни кичә яңа тематик бүлек белән тәкъдим ителәчәк, диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.
Фестиваль Татарстан кинематографистлары катнашында 15 майда «Булат Батыр» (1927 ел) фильмы белән башланып китәчәк. Архив киносында Татарстан режиссерларының иҗатлары тәкъдим ителә. Мәсәлән, Илдар Ягъфәров, Салават Юзеев, Рәмис Нәҗмиев, Илдар Матуров һ.б.
Фильмнар чәршәмбе көнне 19: 30 сәгатьтә узачак, анда теләгән һәр кеше килә алачак.
Мөршидә Кыямова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар