Физкулькультура дәресендә 13 яшьлек бала үлгән
РФ Тикшерү комитеты Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендә физкультура дәресе вакытында 13 яшьлек мәктәп укучысының үлү факты буенча җинаять эше кузгатты.Бу хәл 26 сентябрь көнне була. Комитет мәгълүматлары...
РФ Тикшерү комитеты Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендә физкультура дәресе вакытында 13 яшьлек мәктәп укучысының үлү факты буенча җинаять эше кузгатты.
Бу хәл 26 сентябрь көнне була. Комитет мәгълүматлары буенча, бала стадионда физкультура дәресе вакытында җан җирә. Килеп җиткән медиклар ярдәме дә тими, баланы хастаханәгә дә алып барып җиткерергә өлгермиләр. Баланың йөрәге туктаган дип фаразлана.
Бала үлеменең сәбәбен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Искә төшереп үтик, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы статистикасы буенча, узган ел Россия мәктәпләрендә 23 бала җан биргән.
Комментарийлар